Район мәдәният сараенда “Даёшь молодёжь – 2015” дип аталган студентлар форумы узды.
“Веста” күппрофильле яшьләр үзәге бу көнне форумга шәһәребез- нең яшь активистларын җыйды. Студентлар форумда бар яктан да уңышка ирешүче яшь кешенең яшәү ритмын чагылдырдылар. Күрсәтелгән барлык номерлар да үзенчәлекле булды, коллективлар яхшы әзерләнгәннәр, талантлы булулары ачык чагылып тора. Форумда чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев та район яшьләренең һәр чарада инициатива күрсәтүен, алар ягыннан һәрвакыт җанлы кызыксыну булуын ассызыклап үтте, яшьләргә карата ышаныч белдерүен җиткерде.