Октябрь революциясе бәйрәмен искә алдылар

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

7 ноябрь көнне шәһәребезнең үзәк мәйданына куелган В.И.Ленин һәйкәле янына җыелып, район коммунистлары, ветераннары элек бик зурлап билгеләп үтә торган бәйрәмгә быел барлыгы ике дистәдән артык кеше килгән иде. Быел Октябрь революциясенә 98 ел тулды. Алар шушы бәйрәмне искә алдылар. В.И.Ленин, Совет власте, колхоз­лаштыру һәм революция, сугыштан соңгы чорда илне аякка бастыру турында коммунист Александр Жбанов, район коммунистлар партиясе җитәкчесе һәм ветераннар советы рәисе Заһир Зыятдинов чыгыш ясады.

Соңыннан ветераннар В.И.Ленин һәйкәленә чәчәк салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International