Ярминкәгә бардылар

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

6 ноябрь көнне районыбызның 10 авыл җирлеге, “Органик Групп-Чулман” һәм Органик Групп-Минзәлә” идарәче компанияләре Чаллы шәһәрендә узган ярминкәдә катнаштылар.

Алар Чаллының “Южный” агропромпаркында авыл хуҗалыгы продукцияләре белән сату иттеләр. Бу ярминкәдә шәһәр халкына бәрәңге – 5, кәбестә– 2, ки­шер, суган, чөгендер берәр тонна, сыер ите – 1,2 тонна, дуңгыз – 500, сарык һәм кош итен – 200әр килограмм, сөт һәм сөт продуктларын 200әр кило, балны 800 кило саттылар. Барлыгы алар ярминкәдән 1 млн 36 мең сум керем алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International