Котлы булсын туган көн!

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Тулбай авылында гомер кичерүче Оркыя әби Хәсәншинага 95 яшь тулды. Балалары, оныклары аның хөрмәтенә бәйрәм табыны әзерләде,  авылдашларыннан, күршеләреннән дә котлаулар алды Оркыя әби.

Тыл ветеранын гомер бәйрәме белән котларга Минзәлә муниципаль район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, Урыс авыл җирлеге башлыгы Фазыл Мәүлин килде.

–Балаларыгызның ихтирамын тоеп, куанычларын күреп, саулыкта яшәргә язсын, – дигән теләкләр белән Камил Римович Оркыя әбигә район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

Фазыл Мәүлин да Оркыя әби Хәсәншинаның сугыш чорында тылдагы хезмәтен искә төшерде, колхозда тырыш хезмәт куюын билгеләп үтте. Ветеранны җылы сүзләр белән тәбрикләп, Урыс авыл җирлеге исеменнән бүләк тапшырды.

Оркыя Заһидулла кызы 1920 нче елның 4 нче ноябрендә Минзәлә районының Тулбай авылында туа. Дүрт балалы гаиләдә ике кыз, ике малай үсәләр. 12 яшеннән колхозда басуда эшли башлый: урак ура, көлтә бәйли, иген җыя; төрле эшкә йөри.

1940 нчы елны Арыслан абый белән өйләнешәләр. Өйләнешкәч, яшь гаилә вербовать итеп Ленинград өлкәсенә төзелешкә җибәрәлә. Әмма матур тормыш турындагы хыялларын Бөек Ватан сугышы челпәрәмә китерә. 1941 елда Арслан абыйны сугышка алалар. Оркыя апага да җиңел булмый: Ленинград янында басуда хатын-кызлар белән бергә окоп казый. Немец гаскәрләре шәһәргә якыная башлагач, хатын-кызларны поездларга утыртып Перьмгә озаталар.

Оркыя әби юлда ничек кайтканнарын әле дә онытмый.

–Юлда безнең поездны бомбага тоттылар, куркып беттек, вагоннар шартлап, бик күп кеше вафат булды. Ничек исән калганбыздыр, шул күренеш минем күп еллар күз алдымда торды, – ди ул.

 Оркыя апа шулай итеп Перьмнән туган якларына, Тулбайга кайта. Тавык фермасына эшкә урнаша, гомер буе колхозда төрле эшкә йөри.

1945 нче елның декабренә кадәр Арыслан ага трофейный батольонда хезмәт итә, шул елны контузия алып кайта.

Тырыш хезмәтләре белән генә түгел, гаиләләре белән дә башкаларга үрнәк булып торган Хәсәншиннар җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Оркыя апаның 6 баласы исән, 11 оныгы бар.

–Дөньялар тыныч, күк йөзе аяз булсын, бүгенге мул тормышның кадерләрен белеп, иминлектә яшәргә язсын барыбызга да, – дип тели ветеран.

 

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International