Минзәләдә традицион шахмат-шашка ярышлары үткәрелде

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 80 еллык юбилей сезоны алдыннан театрны оештыручы, аның  беренче режиссеры һәм директоры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге Кубокка традицион шахмат-шашка ярышлары үткәрелде.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шәхси беренчелеккә булган шахмат ярышларына 67 ир-ат һәм 10 хатын-кыз , шашка ярышларына 41 ир-ат һәм 7 хатын-кыз язылды. Мәктәп укучылары һәм студентларның бик күп булулары сәбәпле, уеннарның баш судьясы Әнвәр Камалов өч категориядә бүләкләүне кирәк дип тапты.

    Шахмат буенча мәктәп укучылары арасында:

1урын     Михаил  Токарев    №1 мәктәп

2урын    Азат Фатихов        Югары Тәкермән мәктәбе

3урын     Айрат Камалов     Тат. Мөшеге мәктәбе

 

Студентлар арасында:

1урын Камил Дәүләтов            Югары Тәкермән

2урын Николай Николин          авыл хуҗалыгы техникумы

3урын Владислав Михайлов    авыл хуҗалыгы техникумы

 

Ир-атлар арасында:

1урын Ленар  Газыев  “Татавтодор”

2урын Рәис Әхмәтов    Минзәлә шәһәре

3урын Раффаел Ибраһимов    Кәдрәк авылы

 

Хатын-кызлар арасында:

 

1урын Карина  Киреева               №3 мәктәп

2урын Ангелина Бубекова        №3 мәктәп

3урын Анастасия Павлова        №3 мәктәп

Шулай итеп, Ленар Газыев һәм Карина Киреевалар шахмат буенча Кубок ияләре булдылар.

Башка еллардан аермалы буларак шашка ярышларында катнашучылар бик күп булды.

Ир-атлар арасында шашкада җиңүчеләр:

 1урын Әнваәр Камалов         Татар Мөшегесе мәктәбе                                                           

2урын Хафиз Хамматуллин     Минзәлә театры                                                          

3 урын Айнур Вагизов    гимназия

Хатын-кызлар арасында:

1урын Резеда Камалова  Татар Мөшегесе мәктәбе 

2урын Светлана Суставова    авыл хуҗалыгы техникумы

3урын Рузилә Фаррахова №1 мәктәп

 

    Әнвәр Камалов һәм аның кызы Резеда Камалова шашка буенча Кубок ияләре булдылар.

    Шахмат ярышларында икенче судья – Михаил Кукаркин ярдәм итте. Ике ярышларның да быелгы ачышы – “Татавтодор” оешмасыннан килгән Ленар Газыев җиңүче булырга да өлгерде, судьялык эшендә дә актив булды.

    Иң өлкән уенчыбыз – 81 яшьлек Мозаффар абый Фаррахов булды. Күптәнге дусларыбыз Мөхәммәт абый Мукминов, Рәис абый Әхмәтов, Раффаел абый Ибраһимовларны күрүгә дә сөендек.

    Авыл хуҗалыгы техникумыннан иң күп санлы уенчы катнашты. Рәмзил Бәдриев һәр студентын контрольдә тотып, көч биреп торды. №3 санлы мәктәп укучылары, гадәттәгечә, бик актив һәм призлы урыннарда. №1 мәктәп, Югары Тәкермән, Аю, Тат.Мөшеге мәктәпләре, гимназия, №2 һәм №3 мәктәп, педколледж, изолятор, “Татавтодор” оешмаларыннан уенчылар катнашты.

    Үз чиратында, баш судҗя Әнвәр Камалов театр дирекциясенә  ярышларны оештырган өчен рәхмәт белдерде.

    Киләсе очлашуларга кадәр, хөрмәтле шахмат-шашка сөючеләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International