Районда зиратларны чистарту һәм төзекләндерү буенча айлык игълан ителгән иде. Иске рус зиратында өмә үткәрелде.
Гөлфия Хәлимова,ТОС җитәкчесе:
– Без актив рәвештә минзәләлеләрне өмәгә чакырдык. 70 тән артык белдерү эленде, шулай ук күпкатлы йортларның фатирлары буйлап йөрдек. Кайберәүләр без үзебезнең туганнарның каберләрен чистартабыз, нигә без зиратта җыештырырга тиеш диләр. Ләкин без бүген бөтен территорияне чистартабыз, бу бик кирәк. Безгә “Чиста шәһәр” эшчеләре бик булышты, ир-атлар ауган агачларны чыгардылар, хатын-кызлар моны булдыра алмас иде. Монда эш һәркемгә җитә.
Казан-Богородица чиркәве настоятеле Алексий атакай:
– Без Минзәләгә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан килүен көтәбез. Ул шәһәргә храмнар һәм диндарлар тормышы белән танышу максатында килә. Аны каршы алырга җыенабыз. Ул Минзәләгә беренче тапкыр килә. Зиратларны җыештыру бик кирәкле эш, аны агачлар басып китә, чүп баса. Мондый өмәләр һич югы елга бер тапкыр булсын иде.
Альфира Иванова, пенсионер:
– Бу зиратта туганнарыбыз, танышларыбыз ята. Без ирем белән аларның каберләрен тәртипкә китерергә килдек. Ирем белән аның дусты да килде. Без читтә калмадык, көчебездән килгәнне эшләрбез.
Татьяна Вәлиева, медицина училищесы/тех- никумының укыту буенча директор урынбасары:
– Әгәр без үзебезнең нәсел тамырларын хәтерләмәсәк, киләчәгебез юк дигән сүз. Монда кешеләр ята, без аларны искә алырга тиеш. Яшь буын өчен бу үрнәк, алар аны белергә һәм зиратта чисталык сакланырга тиеш.