Минзәлә театрында балалар иҗат сезоны ачылды

2015 елның 16 октябре, җомга
Көзгә кердек. Мәдәният учреждениеләрендә иҗат сезоны ачыла башлады. Бүген Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры балалар иҗат сезонын башлады. Иртәнге 10 сәгатьтә балалар Р.Сәхәбетдинов инсценировкасында “Дүрт дус” (“Четыре друга”) әкиятен кызыксынып караса, 13 сәгатьтә яшь тамашачы хозурына шул ук режиссер инсценировкасында Оскар Уайлд әсәре буенча “Йолдыз егет” (“Мальчик звезда”) әкияте тәкъдим ителде. Спектакльләрне карарга шәһәр уку йортларында укучылар гына түгел, районыбыз авылларыннан да килгәннәр иде. Юбилей иҗат сезонында коллективка зур уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International