Иң җайлысы – электрон элемтә

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Картлык буенча вакытыннан алда билгеләнә торган иминият пенсиясен үзвакытында билгеләү максатыннан пенсия фондында иминиятләнгән затларның пенсия хокукларын тикшерүче белгечләр тарафыннан түләү документларын әзерләү буенча эшләр алдан алып барыла.

Министрлар Кабинетының “Пенсия билгеләү буенча әзерлек эшләрен электрон рәвештә алдан алып бару” карарын тормышка ашыру кысаларында, пенсиягә чы­гучы иминиятләнгән зат бер ел алдан “БПИ макет” Про­грамма комплексына сканер аша уздырган документла­ры күчермәсен җибәрергә тиеш. Иминиятләнүче мах­сус стажга ия булырга һәм Татарстан территориясендә эшләргә тиеш. Эшләмәүче иминиятләнгән затлар һәм Россия Федерациясе территориясендә эшләүчеләр до­кументларны турыдан-туры пенсия фонды идарәсенә үзләре китереп бирә.

Электрон макет, ягъни сканердан үткән документ­лар: паспорт, СНИЛС, хезмәт кенәгәсе, хезмәтнең авыр булуын күрсәтүче белешмә, архив белешмәсе, хезмәт хакы турындагы белешмә, хәрби билет, язылы­шу хакындагы таныклык, балаларның туу таныклыгы һ.б пенсия фонды тарафыннан ныклап тикшерү уза.

Иминиятләүчеләр белән электрон элемтә булды­ру хакында шактый күләмле эш башкаруга карама­стан, барлык оешмалар да ТР Министрлар Кабинеты карарын үтәмиләр. Әйтик, 2014 елда картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә 74 иминиятләнгән зат чык­ты. Шуларның бары тик 20 се генә электрон макет җибәрде, ә калган 54 электрон макет Пенсия фонды идарәсе белгечләре тарафыннан төзелде.

Эльвира. ХАБИБУЛЛИНА,

ТРның Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International