Бергә булсак, булдырабыз!

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Юбилейный” физкультура-сәламәтләндерү комплексында “Веста” күпфункцияле яшьләр үзәге һәм әлеге комплекс хезмәткәрләре инициативасы белән, шәһәрнең 3 нче сыйныф укучылары арасында спорт-күңел ачу чарасы узды.

Стартка гимназиянең - «Костёр», 3 нче урта мәктәпнең – “Олимпиец” һәм 2 нче урта мәктәпнең “Дружные ребя­та” командалары чыкты.

Ярышларда катнашучыларны муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, районың террорга каршы комиссия сәркатибе Нәкыйп Илдарханов сәламләде, ярышларны ачып җибәреп, һәркемгә уңыш теләде.

Программа бик кызыклы иде. Коман­далар белән таныштыргач, йөгерү, сикерү күнегүләреннән торган, туп белән уйный торган катлаулы конкурс­лар т әкъдим и телде. Я рышларның бар этабы да киеренке көрәш аша барды, тамашачы да актив булды.

Укучылар уен белән шулкадәр мавы­гып киттеләр, хәтта янәшәдә ни булга­нын да сизмәделәр. Һәркайсының фи­нишка беренче булып килергә тырыш­ты. Зал шат авазлардан гөрләп торды.

Жюри ярышларга нәтиҗә ясады, иң күп баллны 3 нче урта мәктәп коман­дасы җыйды. Гимназия командасы – икенче урында, 2 нче урта мәктәп өченче урын белән канәгатьләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International