Шәһәребезне җылытучылар

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Тормышыбыздагы инновацион технологияләр шәһәрдәге оешма-учреждениеләрне җылылык белән тәэмин итүче котельняларга да үтеп керде, аларның фәкать өчесендә генә операторларга сменалап дежур торырга туры килә, калганнары исә диспетчерлык пультына тоташтырылган.

“Коммуналь челтәрләр” ка­рамагындагы икенче санлы квартал котельнясы шәһәре-без үзәгендәге оешма-учреждениеләрнең барысына да диярлек хезмәт күрсәтә.

– Сменалы булуга кара­мастан, үз эшемне яратам, җаваплылык хисе тоеп баш­карам, – ди шушы котельняда эшләүче операторларның берсе Миннасия Уханова.

Котельнядагы җайланмалар-ның тигез ритмда эшләвен, җылылык басымын даими контрольдә тоту өчен тәҗрибә дә, уяулык һәм түземлек тә таләп ителә торган эш ул. Опе­раторлар Владимир Кукаркин, Надежда Федотова белән гра­фик нигезендә чиратлашып эшлиләр, нәрсәдер төзәтергә туры килсә, слесарь Илфат Фар­рахов та янәшәләрендә генә.

– Җылылык сезоны төгәл-ләнгәч тә без эшсез утырмый­быз. Шәһәр һәм райондагы баш­ка котельняларны алдагы ягулык чорына әзерлек буенча ремонт эшләрендә катнашабыз, – дип сөйли үзләренең эшчәнлекләре турында оператор.

 

 Язма герое портретына штрих

Миннасия Минхәйдәр кызы тумышы белән Әлмәт якларыннан. 1987 елдан бирле тор­мышы Минзәлә белән бәйле. 1991 елдан бирле котельня операторы булып эшли. Моннан өч ел элек пенсиягә чыкса да, эшеннән аерылмый әле ул. Эшкә җаваплы каравы, ты­рышлыгы өчен коллективта хөрмәт казанган котельня операторы Миннасия Уханованың шушы көннәрдә туган көне дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International