Минзәләдәге паркларны һәм скверларны җәмәгатьчелек пространстволарына әверелдерү, алга таба үстерү өчен проектлар төзүдә башкалабыздагы тәҗрибәле архитекторлар ярдәм итәчәк.
Әлеге делегация Җиңү паркыннан тыш, шәһәребездәге “Юность” Боз сарае янындагы, Нефтьчеләр, М.Җәлил исемен-дәге, мемориаль комплекс урнашкан паркларның, С.Өметбаев хөрмәтенә булдырылган, Җиңү-нең 60 еллыгы уңаеннан төзелгән скверларның нинди халәттә булуын карады, тарихы белән танышты. Аларны алга таба файдалану перспективасы белән кызыксынды. Шулай ук “Үрдәк күле”, “Кучканка”ны карады.
– Шәһәребездә парклар һәм скверлар аз түгел, аларны төзек-ләндерү, алга таба файдалану буенча үзебезнең идеяләр аз түгел, әмма проектлар төзегәндә белгечләр күзлегеннән карау, аларның рекомендацияләре җитенкерәми безгә, – дип, район башлыгы Айдар Салахов проектлар өстендә эшлисе барлыгын искәртте. Райбашкарма җитәкчесе Илгизәр Шагалиев та, фикер алышуда катнашучы башка вазифаи затлар да паркларның тарихи үзенчәлеген истә тотарга, һәркайсының тематик юнәлешен ачыклауның әһәмияте зур булуы турында сөйләделәр.
ТР президенты ярдәмчесе Наталия Фишман үз чыгышында болай диде:
– Минзәләдә булуыма бик шат. Минзәләлеләрнең паркларга һәм скверларга сакчыл карашта булуы бик әйбәт. Парк һәм скверларны төзекләндерү бер нәрсә, аларның мохитын формалаштыру, шәһәр халкын кызыксындыру, җәлеп итү мөһим. Шуңа күрә халык белән сөйләшергә, аларның фикерен белешергә кирәк. Безнең идеяләр күп, аларны ничек тормышка ашыру юлларын ачыклыйсы бар. Бүген караган объектларны алга таба үстерү өчен проектлар төзүдә ярдәмгә без сезгә тәҗрибәле архитекторлар җибәрербез. Алар сезнең идеяләрегезне, фикерләрегезне ничек кулланырга, кайда юнәлтергә ярдәм итәр. Аннары бу проектларны ничек тормышка ашырырга икәнлеген уйлашырбыз: кайда район ярдәме белән, кайда рес-публика ярдәм итәр. Алда безне зур эшләр көтә, иң мөһиме – дәрт-дәрманны югалтмаска.
Флүрә МУСИНА