Гаиләм миңа иҗатта һәм тормышта булыша

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Екатерина Коротина Балалар иҗат йортында җиде ел укытучы булып эшли Ул Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаган, белгечлеге буенча технология укытучысы, соңыннан Алабуга университетында югары белем алган. Декоратив-гамәли сәнгать укытучысы – бу һөнәр иҗади һәм күпкырлы.

Екатерина нәкъ шундый шәхес ул. Аның дәресләренә 7 яшьтән алып 16-17 яшькә кадәрге балалар йөри. Декоратив-гамәли сәнгать дәресләрендә алар тасма белән чигү, Гжель бизәге, хох­лома, декупаж, рәсем ясау, квиллинг кебек иҗатның шун­дый юнәлешләрен өйрәнәләр. Төп игътибарны Екатерина проект эшләренә бирә. Чөнки аның эшчәнлеге бу юнәлештә балаларга төрле өлкәләрдә үзләренең белемнәрен бер- ләштерергә ярдәм итә.

– Кайбер дәресләрдә бала­лар объектларны модельләш- терәләр, башкаларында аны тормышка ашыралар. Про­ект эшчәнлеге программа­дан аз гына читкә китү өчен кирәк, иҗатның бит шулай ук үз кагыйдәләре һәм план­нары бар. Проектның те­масы, аның эшчәнлеге һәм тормышка ашыруын бала­лар үзләре шөгыльләнә. Бу аларга шундый кызык, алар хәтта дәресләрдән соң да шөгыльләнергә әзер, – дип ел­маеп сөйли Екатерина.

Узган ел Екатеринада тәрбияләнүчеләр боди-арт бу­енча “Ел вакытлары” проектын тормышка ашырдылар. Быел “Креатив” иҗат төркеме белән “СМИ” проекты эшләделәр. Аның белән кызлар IV Халык- ара мода театры һәм “Арт- АВЕНЮ” дизайнерлар фести­валь-конкурсында катнашты.

Екатерина Коротина:

– Башта без “Чиста караш” фотопроектын эшләдек. Рәсем дәресләрендә кызлар эскизлар ясадылар, минем дәресләрдә аны проектлаштырдык, аннан тектек, кистек, ябыштырдык, тулысынча аларның идеяла­рын тормышка ашырдык. Шу­лай итеп, без фотографиянең нигезләрен өйрәнәбез, кызлар фотосессия өчен үзләренең образларын гына уйлап кал­мадылар, бөтен төшерү ку­елышын да (бу ниндидер бизәүләр, аксессуарлар) уйлап таптылар. Шулай итеп, кызлар газеталардан күлмәкләрнең тулы коллекциясен булдыр­дылар. Бу проектның максаты минзәләлеләрнең бөтен игъти­барын чисталыкка юнәлтү һәм шәһәрдә тәртипкә өйрәтү иде. Монда җыештырган урында түгел, ә чисталыкны саклаган җирдә чиста дигән әйтем ур­наштырылган.

Бу фотопроект бөтен шәһәр- гә кагылып үтте, Балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр шәһәрдә чүп җыю буенча акцияләр үткәрделәр, флеш­моб оештырдылар, өлкән сый­ныф укучылары экологик сый­ныф сәгатьләре үткәрделәр. Аннан шушы ук юнәлештә Ра­фаэль Нуриев белән видеоро­лик төшерелгән иде һәм бала­лар “Син – гений” дип аталган халыкара конкурста катнаш­тылар, анда алар “Без – чиста киләчәк өчен” номинациясендә җиңүче булдылар.

Кул эшләреннән тыш Ека­терина фотография белән дә кызыксына. Ул борынгы урын­нарны, чиркәүләрне төшерергә ярата. Екатеринаның пла­нында “Минзәлә урамнары буйлап” дигән альбом бул­дыру. Екатеринаның бетмәс- төкәнмәс идеялары бар, үзе әйткәнчә, аңа илһамны якын­нары бүләк итә.

Екатерина Коротина:

– Мин үземнең тормыш иптәшем Олегка рәхмәтле. Ан­нан башка мин иҗат итә алмас идем, ул һәрвакытта миңа ма­териаллар, транспорт белән булыша. Ул кызыбыз Лера белән миңа иҗат итәргә һәм яшәргә көч бирә!

Алиса ШАХАБУТДИНОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International