Кышка таба атлыйбыз...

2015 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Шәһәр һәм районда җылылык, су белән тәэмин итү һәм юынтык су буенча хезмәтләр күрсәтү эшчәнлеген башкаручы Коммуналь челтәрләр тарафыннан быелгы җылылык ягу чорына нинди әзерлек эшләре башкарылды. “Минзәлә районы коммуналь челтәрләр” оешмасы генераль директоры Расим Габдрахманов белән әңгәмәбез шулар хакында.

– Расим Кавиевич, то­рак-коммуналь хуҗалыгы п р е д п р и я т и е л ә р е н д ә энергиянең нәтиҗәлелеген күтәрү – мөһим бурычларның берсе. Бу форсаттан нинди эшләр башкарылды?

– Агымдагы елда шәһәр һәм авыллардагы учреждениеләрдә 80 процентка тузган 9 данә газ казаны яңага, Туймазыда җитештерелгән RS-А марка­лы казаннарга алыштырылды. Алар экономияле, энергиянең нәтиҗәлелеген күтәрүчән сана­лалар, файдалы коэффициент­лары (КПН) 96 процентка кадәр.Капремонттан соң яңартылган бинага күченгән гимназияне (Чаллы тракты урамы) җылылык белән тәэмин итү өчен куәтле газ казаны урнаштыру таләп ител­де. Шулай итеп “Газ казаннарын капремонтлау һәм алыштыру” республика программасы буенча блок-модульле казан урнашты­рылды. Бу максат өчен 1 млн 400 мең сум акча бүлеп бирелгән иде. Шулай ук «Нефтяник» балалар бакчасының 500 кВт егәрлектәге блок-модульле газ казаны эксплуатациягә тапшырылды, ул киләсе, 2016 елгы эшләр исәбенә башкарылды. Узган ел Урыс, Кадрәк мәктәпләрендә 150-200 кВт егәрлектәге газ казаннары да «Газ казаннарын ремонтлау һәм алыштыру» программасы буенча урнаштырылган иде. Бу эшләр үзебезнең предприятие көче белән башкарып чыгылды.

– Хуҗәмәт мәктәбе укы­тучылар коллективы район башлыгы белән булган оч­рашуда мәктәпкә җылылык җитмәве турында гозерен җиткергән иде. Әлеге проб- лема бу кышта кабатланмас- тыр.

– Күпләрне борчый тор­ган мәсьәлә иде инде ул. Җылылык җитмәү һәм мәктәпнең җылылык трассасы тузганлык­тан, мәктәпнең котельнясын­нан авыл клубын аерырга туры килде. Шуңа күрә клуб өчен 200 кВт егәрлектәге блок-модульле котельнясы урнаштыру ихтыяҗы килеп туды. Гимназиянең котель­нясы яңартылды, ә элеккесе авыл клубына урнаштырылды. Авыл мәктәпләрендә дә котель­ня җайланмалары яңаларына алыштырылды: Хуҗәмәт һәм Аю мәктәпләрендә 200 кВт лы икешәр газ казаны, Иске Маҗын мәктәбендә 100 кВт лы бер ко­тел, Айман авыл клубында бер RS-А 40 маркалы казаннар ур­наштырылды.

– Бер нәрсә дә гомерлек түгел, җылылык трассалары да. Тузганнары исә яңарту көтә...

– Әйе, тузган җылылык трас­саларын яңартып торырга туры килә. Җылылык хуҗалыгы службасы тарафыннан быел да иске җылылык челтәрләре яңартылды. Әйтик, «Нефтяник» балалар бакчасында 102 метр, гимназиядә 68 м, 3 нче санлы котельнядан 130 м, 2 нче сан­лы котельнядан 122 м җылылык челтәре, Аю авылында котель­нядан авыл клубына кадәр – 72 м, Дәвектә котельнядан бала­лар бакчасына кадәр – 40 м, Хуҗәмәттә мәктәпкә кадәрге 83 м озынлыктагы җылылык челтәре яңартылды. Әлеге эшләр дә үзебезнең предприятие көче белән башкарылды.

– Котельняларның куркы­нычсыз эшләвен тәэмин итү буенча нинди чаралар башка­рыла?

– Газдан файдалану җиһазлары кагыйдәләре таләп иткәнчә, 43 котельня буенча башкарма-тех­ник документациягә экспертиза алынды. Болар буенча эшләрнең бәясе 2 млн 560 мең сум тәшкил итте.

Ел саен предприятиедә җылы- лык сезоны башланыр алдыннан газга эшләүче котельняларның җитәкчелек составын, инженер­лык-техник персоналны, котель­нялар операторларын укыту, аттестацияләү үткәрелә. Болар контроль-исәпләү приборлары, казаннар, сигнализаторлар ав­томатикасы, шартлау куркынычы булган производство объектла­ры средстволарының куркыныч­сыз эшләвенә җавап бирәләр. Предприятие мондый укытулар­га һәм аттестацияләүләргә ел саен 300,0 мең сум акча сарыф итә.

Ел саен төтен юллары һәм вентиляция каналларын тикшерү эшләре оештырыла. Әлеге чара Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте службасы тарафыннан башкарыла. Тикшерү нәтиҗәләре буенча төтен юллары һәм венти­ляция каналларының янгын кур­кынычсызлыгына туры килүе ту­рында заключение бирелә.

Гадәттән тыш хәлләр, авария- ләр һәм бәла-казалар була кал­ган очракта предприятиедә 10 бензогенератор, күчмә дизель электростанциясе, стационар дизель генераторы бар. Тәүлек буена авария-диспетчерлык службасы эшли.

сан

Предприятие карамагында 126 котельня бар, аларда 256 газ ка­заны урнаштырылган, җылылык челтәренең озынлыгы 5,2 км. Шәһәрдәге 50 котельняның 47се диспетчерлык пульты белән идарә ителә. Быел гимназия белән «Нефтяник» балалар бакчасы котельняларына да ДЖСМ модем урнаштырылды, алар да дис­петчерлык пультына тоташтырылган дигән сүз.

Әңгәмәдәш – Флүрә МУСИНА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International