Өлкәннәр һәм Укытучылар көне уңаеннан безне, ягъни 1 нче мәктәп ветераннарын, бәйрәм кичәсенә чакырдылар. Тамадалар, җырчылар чакырып әзерләнгән кичәдә укытучылар коллективы белән берлектә күңелле ял иттек.
1 нче мәктәп безне бер бәйрәмнән дә калдырмый. Коллектив белән Болгарга да барып кайттык әле. Шәхсән үземнең күптәнге хыялым иде әлеге изге җирне күрү, тормышка ашты.
Кичәдән чәчәкләр күтәреп кайтып килгәндә каршыма танышларым очрады. Шундый шат күңел белән бәйрәмнән кайтып килүемне белгәч, алар үзләрен беркайда да чакырмауларына үпкәләрен белдерделәр. Мондый үпкә сүзләрен еш ишетергә туры килә өлкән буын вәкилләреннән. Нишләп чакырмыйлар аларны? Нигә күчтәнәчләр булса да китермиләр икән? Картлык һәркемгә дә килә, берәү дә яшь булып кала алмый. Өлкәннәргә карата игътибар һәм ихтирамны кызганмасыннар иде.
сүз уңаенда
Әлеге бәйрәм хакында шушы мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран Александр Пакшин да редакциягә мәкалә язып китерде. Анда ул бәйрәмнән канәгать калуын, үзләренә карата шундый хөрмәт күрсәткәннәре өчен оештыручыларга һәм чакыручыларга рәхмәтен белдерә.