Халык санын алу микроформада уза

2015 елның 9 октябре, җомга

1 октябрьдән 31 октябрьга кадәр Дәүләт статистикасының федераль службасы (Росстат) тарафыннан халык санын алуның микроформасы уздырыла.

Бу – 2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерләнүдә мөһим этап булып тора. Әлеге микроформада узучы халык санын алуда бар­лык хуҗалыклар да катнашмый. Әйтик, Минзәлә районында Хуҗәмәт авылының 156 һәм Минзәлә шәһәренең Вахитов, Восточная, Девонская, М.Җәлил, Нефтьчеләр, Октябрьская, Строительләр, Татарстан урамнарында урнашкан 165 хуҗалыкта гына халык санын алу уздырыла. Переписчиклар әлеге хуҗалыклар буенча йөри башладылар инде. Шушы территорияләрдә яшәүче гражданнарның да, үз чиратында активлык күрсәтеп, переписчик биргән 28 сорауга җавап бирүләре сорала. Әлеге тема ха­кында тулырак газетабызның җомга санында укып таныша алырсыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International