Район мәдәният сараенда Өлкәннәр декадасы уңаеннан концерт булды
2015 елның 9 октябре, җомга
Карлы-буранлы һава торышы, аяк астының тайгак булуы өлкән буын вәкилләрен бераз куркыткан күрәсең, залда буш урыннар шактый иде. Алар өчен үзләре дә өлкән буын вәкилләре булуга карамастан русча да, татарча да, һәркемдә бию дәрте кузгатырдай җырлар башкаручы ветераннар хоры, “Йолдызлык” фестивале лауреатлары, урта махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, балалар бакчасы нәниләре чыгыш ясады.