Алга таба да сынатмыйк

2015 елның 9 октябре, җомга

Көзге уңышны җыеп алганнан соң авыл хуҗалыгындагы эшләргә йомгак ясап, игенчелек, терлекчелек алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү –иң күркәм традицияләребезнең берсе.

Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкар­ган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын булдыру өчен алны-ял­ны белми эшләүче белгечләребез, игенчеләребез, механизаторла­рыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының тырыш һәм тәҗрибәле хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Быел игенчеләребез сынатмадылар – бөртекле-кузаклы культураларның һәр гектарыннан 21,7 центнер уңыш җыеп алынды, барлыгы 110,6 мең тонна ашлык җитештерелде. Терлекчелектә соңгы елларда башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе – бүгенге көндә бер сыердан көнлек савым уртача 9,5 кг тәшкил итә, барлыгы 53,5 тонна сөт җитештерелә, бу узган елның шушы чорына караганда 3,5 тоннага күбрәк.

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре, мөхтәрәм аграр тармак ветераннары! 11 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлап, Сезгә һәм гаиләләрегезгә, якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, кәеф күтәренкелеге, муллык һәм яңадан-яңа уңышлар телим.

Айдар Салахов, муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International