Халык җәүһәрләрен тудыручы, үз эшенең чын остасы, бер үк вакытта остаз да булган Ренат Һади улы Нәҗмиев белән без Балалар иҗат йортында, туган якны өйрәнү музеенда еш очрашабыз.
Лаеклы ялда булуына карамастан, ул әле дә балалар арасында, иҗат остаханәсендә. Балалар иҗат йортында ул кече яшьтәге мәктәп балалары өчен түгәрәк ачкан. “Агачтан төрле уенчыклар ясыйбыз. Үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне күргәч, балаларның ничек шатланганын белсәгез! Бер- берсенә күрсәтәләр, мактанышалар, әти-әниләренә күрсәтергә дип, җайлап кына тотып кайтып китәләр”, – ди Ренат Һадиевич, балалар өчен шатланып.
Ренат Һадиевич балачактан ук бу эш белән мавыккан. Болай гына, күңеле кушканнан гына шөгыльләнә башлаган. Кечкенә көймәләр ясап, дусларына бүләк итә торган була. Ә инде үсә төшкәч, тугызынчы сыйныфларда чын сәнгать әсәре – аю фигурасы ясаган, призлы урынга лаек булган. Бар эшне дә булдыра алучы кеше тик тора беләмени? Армия хезмәтендә дә кирәге чыга оста булуы, алтын куллы егетне тиз күреп алалар. Ниндидер гадәти булмаган эшләнмә ясый да, хәрбиләр арасында оештырылган күргәзмәдә алдынгы урын ала. Иптәшләренең туган көннәренә дә менә дигән бүләк.
– Мин Ерак Көнчыгышта, Уссурийск хәрби округында хезмәт иттем, – дип искә ала яшь чакларын Ренат ага. – Кулың эш белсә, армиядә дә күпкә җиңелрәк. Хәзер дә шулай, әлбәттә. Үзеңнең кирәк булуыңны, кемгә дә булса ярдәм итә алуыңны тою шундый рәхәт тойгы. Шуның өчен сине хөрмәт итәләр. Дөрес, мин гел агач белән генә эшләмәдем, тимерне дә үземә буйсындырдым. Спорт белән дә шөгыльләндем, иптәшләремне дә шуңа тарттым. Шәп фотоаппарат сатып алдым. Шул чакта ук, тәмәке тартмаган егетләргә акча бирәләр иде. Шул акчаларга күңелеңә хуш килгән әйберләр сатып алырга була. Фоторәсемем мактау тактасында эленеп торды, ул әле дә сак- лана миндә.
Кайбер ясаган әйберләрен армиядән алып та кайткан. Әмма яшьлек юләрлеге белән чүт кенә аларны юк итмәгән.
– Ник кирәк алар миңа, ташлыйм әле мин боларны, дип уйладым. Әле ярый, әни туктатты. Икенче санлы мәктәпкә хезмәт укытучысы булып килүемә дә шул этәргеч булды, ахрысы. Демобилизацияләнгәч, нефть чыгаручы компаниягә эшкә дә урнашкан идем югыйсә.
Баштарак мин уку йортына хезмәт укытучысы булу теләге белән, аз булса да инструмент тота белгән, сәләтле егетләр килә дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады шул.
– Әйе, араларында сәләтле- ләре дә очрый иде, әмма күбесе “кайда да булса укырга кирәк бит”, дигән фикердә иделәр, – дип искә ала Ренат Һадиевич.
Әмма, ничек кенә булмасын, алар сәнгать әсәрләре иҗат итәрлек чын осталар булып үсеп җиттеләр.
Бүгенге көндә мин укыткан студентлар безнең районда яшиләр һәм эшлиләр, башка төбәкләрдә дә алар җитәрлек. Алар гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшлиләр, сәнгать мәктәпләрендә иҗат итәләр. Балалар иҗат йортында да минем укучылар хезмәт куя...
Ә бит Ренат Һадиевич бу юнәлештә белем алырга да өлгерми. “Өлгерми” дию дөрес булмас, анысы. Ул бу эшкә гади бер шөгыль итеп карый. Нинди дә булса белгечлек булсын дип, Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Ә бу шөгыле исә төп һөнәр булып кала. Үзен РСФСР Министрлыгына хезмәт буенча методик совет әгъзасы итеп сайлыйлар.
Түгәрәк алып бару өстенә ул иҗат белән дә шөгыльләнә. Чималны сатып ала, төзелеш мәйданчыкларында да табыла алар. Соңгы елларда сөяк белән эшли, менә дигән эшләнмәләр килеп чыга. Хәзер ул Минзәлә шәһәренең макетын әзерләү белән мәшгуль.
Шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен уникаль булган бу проект – XIX гасыр шәһәренең тарихи өлешенең макетын әзерләү – туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренең шәп идеясе. Бу искиткеч вак эш. Макет әзерләнеп беткән дияргә була, агачлар “утыртасы”, койма- читәннәр урнаштырасы, бераз буйыйсы, кеше фигуралары белән тулыландырасы калган.
Музей реставраторы, проект авторларының берсе булган Ренат Нәҗмиев сүзләренчә, музей кунаклары хозурына куеласы макеттагы күп кенә биналар хәзер юк инде, булганнарының да тышкы кыяфәте үзгәргән. Фасад төсләре оригинал төсенә тәңгәл итеп сайланган...
Боз сарае һәм автопредприятие янындагы аю фигуралары атаклы рәссам Шишкин картинасыннан төшеп калгандай, басып торалар, күп еллар Урман чишмәсе янын бизәп торган (кызганыч, хәзер ул юк инде) әкияти Шүрәле, Изыскательләр бистәсендәге 3/15 йорты янындагы кондызлар, Нефтьчеләр паркындагы куяннар һәм аюлар – боларны күреп кем генә сокланмаган икән? Бәлки кайберәүләр бу гүзәллекнең кем куллары белән тудырылу ын белми дә торгандыр. Белегез, горурланыгыз – остакул Нәҗмиев безнең шәһәрдә яши!
Бу оста ясаган әйберләрнең кайберләре генә әле. Гади генә агачка җан өрүче, аларны мәдәни кыйммәтләргә әверелдерүче алтын куллы бу шәхес турында тагын күпме сөйләргә булыр иде әле.
Эшлекле тәкъдим
Бер нәрсә күңеленә тынгылык бирми аның. Осталар күп, алар ясаган эшләнмәләрне дә санап бетерерлек түгел. Аларны нишләтергә соң?
– Күргәзмәләр оештырырга иде. Осталарның күбесе – минем укучылар. Мине киләчәк борчый. Башка төбәкләргә чыгу өчен, һич югы якын гына Актаныш районына яисә Чаллыга бару өчен транспорт кирәк. Бар өмет район хакимиятендә. Башлыча үз машинам белән йөрим. Җиңел машинага күп әйбер сыямы инде? Казанда оештырылган күргәзмәләргә берәр кеше аша ике-өч эшләнмә җибәрергә тырышам. Менә анда безнең әйберләргә бәя бирә беләләр ичмасам!
Кызганычка каршы, кечкенә шәһәрләрдә, районнарда аларга сорау юк дәрәҗәсендә. Объектив сәбәпләре дә бар. Беренчедән, күпме хезмәт куйган эшләнмәне юк кына бәягә бирәсе килми, икенчедән, без үз районыбыз өчен ниндидер бөек ачыш түгелдер, мөгаен. Осталарның күп булуына күнеккәннәр, күрәсең. Шул ук вакытта без республика кунаклары өчен сувенирлар юк дип зарланабыз.
Әгәр дә без төрле төбәкләрдә эшләнгән сувенирларны җыеп, бердәм системага салсак, ничек яхшы булыр иде. Бер үк вакытта осталарның кибетләр челтәре булыр иде, берьюлы берничә куянны тотар идек. Республиканың йөзен танытыр идек, Ренат Нәҗмиев кебекләрнең проблемасы хәл ителер, ниһаять, эш урыннары булдырылыр иде.
Бәлки, мондый тәкъдим эшмәкәрләр өчен кызыклы булыр, мондый изге эшкә алар да алыныр?
Әлфинә ВОРОБЬЕВА