Гимназиядә тирән белемле, гүзәл холыклы һәм ватанпәрвәр милләтебез дәвамчыларын тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Бу эш дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да, ата-аналар белән эшләгәндә дә даими игътибар үзәгендә.
Язучы, педагог һәм дин белгече Ризаэддин Фәхреддин иҗатына багышланган әхлаклылык дәресләре үткәрелде. 1-4 сыйныфларда ул “Сөйләм әдәбе”, 5-9 сыйныфларда “Белем – бәхет ачкычы”, 10-11 сыйныфларда “Чисталыкның җиде кагыйдәсе” дигән темаларга багышланган иде. Дәресләрдә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Миләүшә Ильина, лаеклы ялдагы укытучы Халисә Әхмәтханова, районыбызның имам-мөхтәсибе Җәүдәт Харрасов, Минзәлә мәчете имамы Рәмзил Садыйковларның чыгышлары тыңланды. Мәдәният хезмәткәре Лениза Якиева тарафыннан әйтелгән мөнәҗәтләр нур өстенә нур булды.
Гимназистлар да сөйләм әдәбе, белем алу, күңел пакьлеге турында күпсанлы мәкаль һәм әйтемнәр белүләрен күрсәттеләр, дәресләрнең темасына туры килгән бихисап тирән эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Иганәчеләр ярдәме белән соңыннан бәйрәм табыны әзерләнде. Балалар корбан итеннән дә авыз иттеләр, тәмле очпочмаклар белән дә сыйландылар.
Җәүһәрия ГЫЙБАДУЛЛИНА, педагогик хезмәт ветераны