Бәйрәмнәр дәвам итә

2015 елның 9 октябре, җомга

 Өлкәннәр көне – иң якты, самими бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне өлкән буын вәкилләренә игътибар аеруча арта. Бу бәйрәм бүгенге җәмгыятебездә өлкәннәрнең күпсанлы проблемаларына игътибарны да көчәйтә.

Районыбызда яшәүче өлкәннәр хөрмәтенә оештырылган тантаналарда һәркемнең күңеленә хуш килерлек бәйрәм программа­лары әзерләнгән иде . Әби-бабайлар үзләре дә сизмәстән, бөтен тормыш мәшәкатьләрен  итә онытып, яраткан җырларын башкардылар.

Минзәлә картлар һәм инвалидлар ин­тернат-йортында бәйрәм чаралары 28 сентябрьдә үк башланды – Воровский исемендәге бистәнең “Рябинушка” ансам­бле бик матур чыгыш ясады. Күңелгә якын шигырьләр, рус халык җырлары, такмаклар яңгырады, биредә яшәүчеләргә җылы сүзләр әйтелде. Ә бу көн алдыннан, Корбан бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә, районыбыз һәм күрше район вәкилләре бу игелек йортында тәрбияләнүчеләргә азык-төлек белән ярдәм итте. Коллектив һәм биредә яшәүчеләр

 Минзәләдә яшәүче Илдар Гатинга, Ландыш Салаховага, Тәнзилә Латыйповага, Иске Иркәнәштән Равил Миңнехуҗинга, Татар Мөшегесе авылыннан Ислам Әмирхановка, Хуҗәмәттән Рәшит һәм Рәйсә Зариповларга, Тулбайдан Гөлзадә Мөбәрәковага, Дәвектән Ильяс Галиевка, Юртаудан Рәсим Мадишин­га, Наратлы Кичүдән Әмир Шәриповка, Зәй районыннан Рәис Газизовка һәм Гүзәлиягә, Рәиф Садыйковка, Тукай районы Малта­бар авылыннан Гайсә һәм Минһаҗәр Нури­евларга тирән рәхмәтләрен белдерәләр. Өлкәннәр өчен мул табын әзерләп, Минзәлә мәчете имам-хатыйбын һәм мулла Хәниф Җәләевны чакырган Яр Чаллы эшмәкәре Рәмзия Ибраһимовага аеруча зур рәхмәт әйтә өлкәннәр. Район мәдәният сарае хезмәткәрләре мөнәҗәтләр башкарды.

1 октябрь көнне мөм- кинлекләре чикләнгән ба­лалар һәм үсмерләр өчен “Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә дә бәйрәм уз­дырылды. Балалар өл- кәннәргә карата ихти­рамлы һәм игътибарлы булырга кирәклеген, әби- бабайларны яратырга кирәклегенә төшенделәр.

2 октябрьдә район ве­тераннар Советында де­када кысаларында һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы­на багышлап, бәйрәм бул­ды. Ветераннарны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән район Сове­ты аппараты җитәкчесе Роза Салдаева котлады. Ул намус белән фидакарь хезмәт куйган ветеран­нарга рәхмәт сүзләрен белдерде, аларның үсеп килүче буынга үрнәк бу­луларын билгеләп үтте. Бәйрәмгә килгән һәркемгә бүләкләр тапшырылды.

3 октябрь, шимбә көнне, район халкы­на, шул исәптән өлкән буын вәкилләренә, авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сыйфатлы азык-төлек са­тып алу мөмкинлеге ту­дырылды. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре үз карамакларында тәр- бияләнгән, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып, аларны бәйрәм белән котладылар. О е ш м а - п р е д п р и я т и е - ләрдә хезмәт ветеранна­рын зурладылар.

5 октябрьдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистла­ры өлкәннәр өчен “Таш­кын” спектаклен куйды. Бу коллектив, гомумән, өлкәннәрне ел саен күркәм чыгышлары белән сөендерә.

6 октябрьдә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта янәдән бер бәйрәм узды. Анда район Советы аппараты җитәкчесе Роза Салдае­ва учреждение директо­ры Ирина Исмәгыйловага кирәкле инвентарь сатып алу өчен сертификат тап­шырды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, төрле уч­реждение вәкилләре, ве­тераннар Советы биредә яшәүчеләрне өлкәннәр көне белән котладылар.

Чыгыш ясаучылар өлкән буынның җәмгыятьтә тот­кан ролен, аларның зур хөрмәткә лаек булуларын ассызыклады, аларга сәламәтлек, актив яшәү рәвеше алып баруларын теләде. Эчтәлекле, һәркем күңеленә хуш килерлек программа әзерләгәннәр район мәдәният йор­ты хезмәткәрләре. Рус һәм татар телләрендә яңгыраган җырлар, нәфис сүз, күңелле биюләрнең һәркайсын тамашачы ал­кышларга күмде. Мондый концертлар тәрбияләнүче- ләрнең күңелен күтәрә, яшәргә көч өсти.

Өлкәннәр мондый очра­шуларны ел буе зарыгып көтеп ала. Авыр сугыш елларының михнәтен, а ч л ы к - я л а н г а ч л ы к н ы үз башыннан кичергән буын вәкилләре мондый бәйрәмнәрнең кадерен бик яхшы белә, кечкенә генә шатлыкларны да зурлап кабул итә, алар тормыштан ямь һәм тәм табып яшәргә омтыла­лар. Бәйрәм көнендә генә түгел, ел дәвамында өлкәннәргә карата игьти­барлы, кайгыртучан бул­сак иде.

сан

Өлкәннәр рес- публикабызда яшәүче халыкның 30 % ын тәшкил итә, аларның саны ел саен 100 мең кешегә арта. Безнең районда бу сан 34% тәшкил итә.

 

Әлфинә ВОРОБЬЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International