Эшсез кешеләр, билгеле бер шартлар үтәлгән вакытта, мәшгульлек үзәге тәкъдиме белән вакытыннан алда пенсиягә чыга алалар. Минзәлә районы буенча өч эшсез кеше шундый пенсия ала.
Мәшгульлек үзәге буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу, гражданның рөхсәте буенча, картлык буенча пенсиягә чыгарына ике ел алдан рәсмиләштерелә ала. Шул ук вакытта берничә шарт үтәлергә тиеш. Беренчедән, гражданин хезмәт куйган оешмасы (предприятиесе) ябылу яки эшчеләрнең штаты кыскару сәбәпле эшсез калу. Икенчедән, эшсез калган гражданның иминият стажы булу: хатын-кызлар өчен – 20 елдан да ким булмау, ә ир- атларга 25 елдан. Өченчедән, мәшгульлек үзәге вәкилләренең әлеге гражданны эшкә урнаштыру мөмкинлеге булмау.
Әлеге шартлар үтәлгән вакытта, пенсиягә чыгар өчен кирәк булган документлар пакеты белән мәшгульлек үзәге биргән тәкъдим кәгазен дә алып, территориаль Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшсез гражданның картлык буенча иминият пенсиясен алу вакыты җиткәч, пенсиянең күләме кабат карала. Шунысы мөһим: вакытыннан алда пенсия алучы эшкә урнаша икән, граждан бу хакта Пенсия фондының территориаль органына хәбәр итәргә тиеш.