Районыбыз кибетләренең, сатучыларның алкоголь продукциясе белән сәүдә итүгә кагылышлы законнарны ни рәвешле төгәл үтәүләрен тикшерү максатыннан полиция вәкилләре белән берлектә һәрдаим рейдлар уздырылып тора.
Яшүсмерләргә алкоголь продукциясен сату тыелганын белсәләр дә, кайбер сатучылар әлеге законны бозуларын дәвам итәләр. Чираттагы рейд вакытында гомумтуклану урынында, ягъни кафеда, 18 яше тулмаган егеткә сыра сату факты ачыкланды. Административ хокук бозу хакында протокол тутырылды һәм алга таба тиешле чаралар күрер өчен эш Мировой судьяга җибәрелде.
Ләйсән ФАТЫЙХОВА, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты