Бәхетле балалар күбрәк булырга тиеш, – ди тәрбиягә бала алган әни, “Умырзая” тернәкләндерү үзәге логопеды Любовь Пузикова
Ярты ел элек ул үзенең гаиләсенә тәрбиягә бала алды. Нинди ул – тәрбиягә бала алган әни, шул турыда әңгәмә корабыз.– Гаиләгә бала алу карары ничек туды?
– Бу көтелмәгән карар булды. Мин аны, әйтергә кирәк, бер көн эчендә кабул иттем. Минем тәрбиягә алынган бала Дамир инде биш ел тернәкләндерү үзәгенә йөри, минем тәрбияләнүчем булып тора. Мин аны бик яхшы белә идем, ул минем дәресләргә йөрде. Дөре- сен генә әйткәндә, аны гаиләмә алырмын дигән уйлар бөтенләй булмады, ләкин аны мин һәрвакыт башкалардан аера идем. Ачык дәрес үткәрдем һәм дәрескә бәя биргәндә үк бу баланы мактый башладым. Хезмәттәшләрдән бер фраза яңгырады, ул бик акыллы, йомшак күңелле бала, ләкин тормышка җайлашмаган. Әгәр алга таба да шулай дәвам итсә, бу баланың язмышы бик авыр булачак. Дамирга ничек ярдәм итим диеп бик озак уйладым һәм минем гаиләдән дә яхшысын табу мөмкин түгел дигән нәтиҗәгә килдем.
– Якыннарыгыз, хез- мәттәшләрегез моңа ничек карадылар?
– Төрлечә булды. Әмма минем бу фикеремне хуплаучылар күп булу сәбәпле, мин төпле карарга килдем. Хезмәттәшем у к ы т у ч ы - д е ф е к т о л о г Светлана Юрина ярдәм итте. Ул бала башкалар кебек түгел, үзенә бертөрле диеп билгеләп үтте. Өйдәгеләр мине аңладылар, тормыш иптәшемә рәхмәт. Ул “Егерме бала белән эшли аласың, берсен генә тыңлата алырсың. Алабыз,” – диде. Аларның хәзер дә тулы идиллия. Дамир миңа караганда иремне якынрак күрә. Улым Евгений гаиләгә бала алуга риза булды. Ул 14 яшендә Тольятти кадет корпусына укырга киткән иде, шул чагында ук бәлки бала алырсыз, дигән иде. Хәзер килен әйтә: “Әни, Дамирдан башка күңелсез булыр иде”. Бөтенебез дә бер фикердә булгач, мин бик шат.
– Нинди авырлыклар белән очраштыгыз?
– Авырлыклар күп булды. Үзәктә ул бер төрле бала иде, ә өйгә кайткач шунысы аңлашылды – мин аны бөтенләй белмәгәнмен. Эгоизм барлыкка килде, мәктәптә тәртибендә проблемалар башланды. Шулай ук запаска азык-төлек калдыра иде: кесәләрдә, мендәр астында калдыра иде, әле дә бу гадәте бар. Әлбәттә, үзенең яшьтәшләре белән аралашу тәҗрибәсе юк иде. Ләкин әхлакый, рухи яктан без якын идек, бу яктан проблема булмады.
– Бүгенге көнгә Дамир Сезгә, өегезгә и я л ә ш т е дип әйтергә мөмкинме?
– Әлбәттә. Быел без Биектау районының “Костер” (“Учак”) сәламәтләндерү лагерында ял иттек. Лагерь беренче тапкыр оештырылган иде, максаты – ата-аналарга тәрбиягә алынган баланы якыннан белү мөмкинлеге бирде. Вакыйгаларга бай булган һәр көн балалар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә күңелле булды: семинарлар, тренинглар, педагог- лар, психологлар белән мастер-класслар, иҗади гаилә конкурслары, концертлар, спорт турнирлары. Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең стажлылары, тәҗрибәлеләре, безнең кебек күптән түгел алганнары да бар иде. Лагерьда безгә сөйләшергә сүз бар иде. Балалар төрле уеннар уйнаганда, аларга бер үк вакытта диагностика да үткәрделәр. Смена ахырында безгә нәтиҗәләрне әйттеләр. Ярты ел элек кенә Дамирны гаиләбезгә алуга карамастан, аңа бездә рәхәт. Әлбәттә, бу шатландыра. Ул безнең барлык гаилә әгъзаларын кабул итте, олы улыбызны, киленебезне, оныгыбызны ярата, аларның килүенә шатлана. Әгәр ул гаилә рәсеме ясый икән, анда үзе әти белән әни җитәкләшеп тора, монда шулай ук минем улыма да урын бар. Сүз дә юк, мине бу шатландыра. Мин тормышымны Дамирдан башка күз алдына китерә алмыйм.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА