Казанда ХI “Нечкәбил-2015” конкурсының ярымфиналы үтте. Татарстан буйлап үткән сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча жюри республиканың 30 районыннан 47 гаиләне сайлап алды. Бу конкурста безнең шәһәрдән 10нчы санлы “Чишмә” балалар бакчасы мөдире Энҗе Хәкимова катнашты.
– Энҗе Наисовна, бу конкурста катнашу теләге ничек туды?
– Районга “Нечкәбил” матурлык, ана булу һәм гаилә республика конкурсы турында положение килгәч, Нурһади Золяевич миңа бу чарада катнашырга тәкъдим итте. Соңыннан барлык детальләр турында район башлыгы Айдар Салахов белән сөйләштек. Конкурста катнашу карарын кабул иткәнче, әлбәттә, мин үз гаиләм белән сөйләштем. Алар барысы да бер тавыштан ризалык бирделәр. Мине нинди авыр хезмәт көтәчәген дә, күпме йокысыз төннәр кичерәчәгемне дә, җиңү турында да уйламадым. Бу конкурс хакында мин якынча белә идем. Узган ел безнең районны Энҗе Усманова тәкъдим иткән иде, ул анда катнашу үзең өчен кызыклы һәм файдалы, үз эшеңдә дә файдаланып була дип сөйләде. Конкурс башында барлыгы 160 кеше идек, сайлап алу турыннан соң 47гә калдык. Чараны үткәргән вакытта берничә холл һәм “Казан- арена”ның берничә стадионы ”Нечкәбил” мәдәният паркына әйләнде. Аның мәйданнарында гаилә кыйммәте турында язылган гаилә бәйрәмен, халык традициясе презентацияләрен күрергә, конкурста катнашучылар әзерләгән төрле ризыклардан авыз итәргә мөмкин иде. Мин һәрбер номинациядә катнаштым – алар барлыгы алты иде (“Буыннар элемтәсе”, “Гаилә тарихы”, “Халык традицияләре”, “Мирас”, “Һөнәри бәйрәм”, “Кулинария конкурсы”). Мин заллар буйлап йөргәндә башка катнашучыларның эшләрен карадым, алар белән үземне чагыштырдым. Ныклап әзерләнмәгәнмен дигән уйлар килде.
– Сезгә кем ярдәм итте?
– Миңа барысы да ярдәм итте – туганнарым, хезмәттәшләрем, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары. Беренче чиратта Нурһади Гыйльфановка рәхмәт әйтәсем килә, мин аның белән һәрвакыт элемтәдә тордым. Ул авыр булачак, ләкин син булдыра аласың диде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллинга рәхмәт. АТП директоры Рамил Кәримовка транспорт биргәне өчен аерым рәхмәтемне әйтәсем килә. Аның ярдәме белән минем ярты гаиләм – 43 кеше Казанга бара алды. Мәдәният йорты костюмнар белән булышты. Сәхнәдә минем белән бергә тормыш иптәшем Флүр, икебезнең дә әниләребез, аның һәм минем туганнар катнашты. “Чишмә” балалар бакчасы коллективыннан һәм яраткан гаиләм ярдәменнән башка уңышка ирешә алмаган булыр идем.
– Конкурска әзерләнү кайчан башланды?
– Минем презентация берничә кызыклы проектны эченә алды. Гаилә тарихы шәҗәрә китабы формасында чагылдырылган иде. Шәҗәрә китабы өстендә мин бик озак эшләдем, авыр хезмәтне җиңеп чыгарга туры килде. Мин гаилә архивын 1907 елдан башлап күтәрдем. Әтием, әнием ягыннан өлкән туганнарга чыктым. Фотолар беркеттек, датасын, туган көннәрен, өйләнешкән урыннарын, кемгә өйләнгәнен яздык, чөнки барлык ботакларны да китапта күрсәтергә кирәк иде. Мин эшне беренче этап башланганда төгәлләдем. Шулай ук гаиләнең истәлекле ядкаре – Коръәнне алып бардым, ул әни ягыннан буыннан-буынга тапшырыла. Минем әнием сәхнәдә аны миңа бирде. Мин үз чиратымда аны кияүгә чыкканда кечкенә кызыма бирәчәкмен. Моннан тыш туганнарым кулыннан ясалган әйберләр тәкъдим ителде – чиккән әйберләр, ашъяулыклар, паласлар. Күргәзмә өстәле тәмле әйберләрдән сыгылып тора иде: конкурска без чәк-чәк, пироглар, бәлеш һәм башка күп нигъмәтләр алып бардык.
– “Нечкәбил” конкурсыннан соң тормышыгызда үзгәреш- ләр булдымы?
– Билгеле, үзгәрде. Барлык кеше дә башка кешенең уңышына сөенә алмый икән. Конкурстан соң кем чынлап минем уңышыма сөенә ала торган кешеләрне күрдем. Үзеңнең, туганнарың, якыннарың, хезмәттәшләрең күзләрендә шатлык күрү – бу бик кыйммәт тора.
– Сезнең девиз конкурста катнашырга ярдәм иттеме?
– Минем девиз – Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше – бер кеше өчен. Минем гаиләдә һәм эштә шулай. Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәбез. Хәтта минем тәрбияләнүчеләремнең ата- аналары да читтә калмады, алар актив рәвештә хәйрия эшләрендә катнашырга булыштылар. Без Казанга үз кулларыбыз белән ясалган гаилә талисманнарын алып бардык. Аларны ясарга минем хезмәттәшләр, тәрбияләнүчеләремнең ата-аналары, бөтен гаиләм булышты. Һәркем ни белән булса да ярдәм итәргә тырышты. Күңел җылыңны, изгелегеңне, мәхәббәтеңне һәм ягымлы карашыңны кызганмаска кирәк, ул үзеңә әйләнеп кайта. Тормыш юлында кеше бик күп авырлыклар белән очраша. Бернәрсә дә җиңел бирелми. Нәрсәгә дә ирешү өчен ныклап тырышырга кирәк. Шуңа күрә һәрбер яңа уңыш үз-үзеңне, килеп туган каршылыкларны җиңү дигән сүз.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА