Котлау сүзе

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укыту­чы көне белән котлыйм!

Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрберебезнең тормышында үз Укыту­чысы булган. Без барыбыз да, барыннан да элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сый­фатлар – зирәк остазларыбызның хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел, ә укучы­ны шәхес итеп тәрбияләүче дә. Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул та­гын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк! Укучылар белән эшләүдән канәгатьлек алу өчен актив тор­мыш алып баручы һәм балаларны яратучы иҗади шәхес булу зарур. Сезнең профессиональ, игъ­тибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.

Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән ара­лашудан шатлык китерсен. Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар ту­ган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын оныт­масын – бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя. 

Айдар Салахов, муниципаль район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International