Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы үз эшчеләренең сәламәтлеген саклауга, спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирә. Кышкы һәм җәйге спартакиадалар уздыру да традициягә кереп бара. Мондый чаралар коллективтагы бердәмлекне арттыра, профсоюзның дәрәҗәсен күтәрә.
Эльвира ЧИГВИНЦЕВА, 3нче мәктәпнең профком рәисе
3 нче урта мәктәп базасында Минзәлә белем бирү учреждениеләре арасында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ГТО нормаларын тапшыруга багышланган спартакиада узды. Спартакиада программасына һәр кеше дә үти алырдай йөгерү, ераклыкка сикерү, турникта тартылу, гәүдәне күтәрү, ату, граната ыргыту, эстафета ярышлары кертелгән иде. Призлы урыннар өчен көрәш көн дәвамына сузылды. Һәр спорт төренең үз лидеры ачыкланды. Ә 3 нче урта мәктәп проф- комы, администрация- се, укытучылары һәм хезмәткәрләре ярышларда җиңү яулау өчен кулларыннан килгәнчә уңайлы мохит булдырырга тырыштылар.