Дәвалауга караганда кисәтү җайлырак
Малларда куркыныч инфекцион авыруларны булдырмау максатыннан район ветеринария табиблары тарафыннан малларга һәрдаим профилактик вакциналар ясала, тикшеренүләр уздырыла.
Профилактик чаралар вакытында уздырылу сәбәпле, авыл хуҗалыгы малларында очрый торган инфекцион авырулар буенча районда хәлләр әлегә тотрыклы. Инфекцион авыруларның иң куркынычы булып котыру авыруы санала. Агымдагы елда Татарстан республикасы территориясендә котыру авыруы очраклары ешайды. Җиде ай эчендә республикабызның 36 районында малларның котыру авыруы йоктырган 240 очрагы теркәлде. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6,3 тапкырга күбрәк (38 очрак).
Безнең районда хайваннар тешләвеннән 119 кеше зыян күрде. Аларның һәрберсенә дә антирабиг ярдәм күрсәтелде.
Бүгенге көндә районда көзге эпизоотик чарага каршы планлы эшләр башланды (бруцеллез, лейкоз авыруын ачыклау- га кан алулар, туберкулезга тикшерү, себер язвасына, котыру авыруына каршы авыл хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалыктагы малларга вакцина ясау). Минзәлә районының ветеринария берләшмәсе вәкилләре үз шәхси хуҗалыкларында мал тотучы гражданнарга әлеге чараларда катнашырга, аңлап эш итәргә чакыра. Авыруны булдырмауга караганда, кисәтү күпкә җайлырак.
сан
2015 елда район күләмендә себер язвасына каршы 19982 баш мөгезле эре терлеккә, 480 баш атка, 3214 баш мөгезле вак терлеккә вакцина ясалган. Эмфизематоз карбункулдан 12487 баш мөгезле эре терлек, котыру авыруыннан 9841 баш мөгезле эре терлек, 7531 баш эт, 619 баш песи вакцинацияләнгән. Туберкулез авыруына 15860 баш, бруцеллездан 9144, лейкоздан 9136 баш мөгезле эре терлек тикшерелгән.
Ленар ХӘЙБУЛЛИН, ветеринария берләшмәсе начальнигы