Элеккеге Минзәлә районы Калмаш авылында туып үскән Данис Фатыйхов кечкенәдән үк техника серләренә төшенеп үсә.
Чаллы КХПсында “КамАЗ” автомашинасын йөртүче Данисның руль артына утыруына да 13 елдан артык. Аңа чаклы ул алты ел АТХда “КамаЗ” автомашинасын, аннан соң шәхси эшмәкәрдә – Мәскәү, Свердловск, Санкт-Петербург шәһәрләренә төрле йөкләр ташыган.
Гомере буена тугрылыклы калган бу һөнәр буенча ул хәрби комиссариат юлламасы буенча Чаллы шәһәрендәге автомәктәптә укый. Аннан соң егет хәрби хезмәттә Хабаровскийда пехота гаскәрләрендә полк командирын йөртә. Берсеннән-берсе заманча эшләнгән автомашиналар белән идарә итеп хезмәт чыныгуы ала. Чаллы КХПсына эшкә урнашкач, генераль директорны йөртә башлый. Начальник шоферы дип тормый, Данис менә 6 ел рәттән урак чорында икмәк ташу отрядында хезмәт куя. “Мензелинские зори” агрофирмасы басуларыннан Чаллы КХПсына ашлык ташый. Басу-КХП арасында арбалы “КамАЗ”ы белән көнгә 2-3 рейс ясый. Данис КХПда да, иптәшләре арасында да олы абруй казанган. Бу хакта “Мензелинские зори” агрофирмасының Николаевка хуҗалыгының урып-җыю буенча техник хезмәт күрсәтү җитәкчесе Марс Камашевтан шактый гына җылы, мактау сүзләре ишетергә туры килде.
– Ул агрофирмага ярдәм итә, ныклы таяныч тәртипле шофер күпләргә өлге. Ә генераль директор Алмаз Хантимерович шул вакытта үзе рульдә йөри. Алмаз Шәрипов менә шулай эш барсын өчен үзенең шоферын да эшкә җигә.
1 класслы шофер Данис “Ланд кроузер” автомашинасында тәүлекнең теләсә кайсы вакытында автомашинасы белән ерак юлларга чыгып китәргә дә әзер. Чөнки аның ике автомашинасы да һәрвакыт төзек хәлдә. Шунысы куанычлы, бер караганда кыска гына булып тоелган шушы еллар эчендә аның бер генә мәртәбә дә кыен хәлгә калганы һәм юл һәлакәтенә очраганы булмаган.
язма герое портретына штрихлар
Данис эштә генә түгел, гаиләдә дә үрнәк әти, тормыш иптәше Зөһрә белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Зөһрә ханым да ире кебек уңган, шәхси эшмәкәрдә кибет мөдире булып эшли. Кызы Динара КФУның юридик факультетының 1 курсында, ә улы Данияр Гали Акыш исемендәге лицейда белем ала.
Дилфас ГАЛИЕВ