Үзенчәлекле һөнәр

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Үзенчәлекле һөнәр, – ди Айгөл Нәбиева, шуның өстенә үз эшеңне яхшы белергә, психо­лог, педагог булырга, балалар белән бер дулкында булырга кирәк.

Бүген без район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директорының балалар белән эшләү буенча урынбасары Айгөл Нәбиева белән әңгәмә корабыз.

– Балалар китапханәсенең ки­тап фонды нинди?

– Балалар китапханәсенең китап фонды 25 мең китап, шулардан 3 мең чамасы басма татар телендә. Ул безнең укучыларыбыз сораула­ры буенча ел саен тулыландырып торыла.

– Балалар китапханәсенә уку­чылар күп йөриме, алар арасын­да даими йөрүчеләр бармы?

– Быел безнең “Беренче сый­ныф көндәлеге” дигән мәдәният проекты старт алды, шул уңайдан беренче сыйныф укучылары саны артты. Даими укучылар һәр яшь категориясендә бар. Балалар зур канәгатьләнү белән китапханәгә киләләр, һәр көнне килүчеләр дә бар.

 – Балалар сайлаган китаплар арасында иң яраткан китап һәм авторлар нинди?

– Кечкенә укучыларның кызык­сынулары күп төрле. Башлан­гыч сыйныф укучылары шигырь, әкиятне артыграк күрәләр. Урта яшьтәгеләр мәктәп программасы, фантастика белән кызыксыналар. Өлкән яшьтәге укучыларны җитди әдәбият кызыксындыра. Без ба­лалар китапханәсе булуга кара­мастан, безнең укучылар балалар гына түгел, студентлар да, шулай ук башлангыч сыйныф укытучыла­ры һәм тәрбиячеләре.

– Хәзер күп кешеләр элек­трон почтаны кулай күрәләр, сез моңа ничек карыйсыз һәм үзегез кулланасызмы?

– Заман белән бергә атлыйбыз, моңа уңай карыйм, үзем дә кулла­нам, бик уңайлы. Ләкин барыбер ки­тапны бер нәрсә дә алыштырмый.

– Балалар китапханәсе төрле чаралар мәйданы булып тора, шуның турында сөйләгез әле.

– Китапханә китаплар бирү генә түгел, ял итү үзәге дә. Монда төрле яшьтәге балалар – кечкенә, урта, өлкән укучыларыбыз өчен төрле чаралар үтә. Балалар китапханәсе музей, сәнгать мәктәбе белән бер йортта урнашкан булгач, бик уңайлы. Без коррекция интернат-мәктәбе, “Умырзая” тернәкләндерү үзәге белән хезмәттәшлек итәбез. Безнең укучылар республикада гына түгел, Россия күләмендә үткәрелә торган шигырь, инша, рәсем конкурсларын­да катнашалар.

– Мондый һөнәрне сайлау өчен күп китаплар укырга кирәктер. Китапка мәхәббәт сездә балачактанмы?

– Әйе, кечкенәдән күп ки­тап укыдым, ул миңа ошый иде. Китапханәче булу минем хыялым булды, мин аны тормышка ашыр­дым. Миңа бу һөнәр бик ошый.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International