Милек салымнарын түләр чак

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 1 октябрендә физик затлардан милек, транспорт һәм җир салымы түләү срогы чыга.

Россия Федераль Салым хезмәтенең ТР буенча 9 нчы санлы районара салым инспекциясе милек буенча исәпләнгән агымдагы салымнарны һәм са­лымнар буенча бурычларны ашыгыч төстә түләргә тәкъдим итә. Бурычлар турындагы мәгълүматны сез ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр пор­талында – uslugi.tatar.ru; салым түләүченең шәхси кабинеты” электрон сервис ярдәмендә www.nalog.ru сайтында белә аласыз яисә салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә һәм һәр айның дүртенче шимбәсендә 8.00-13.00 сәгатьләрдә кабул итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International