Чит ил паспорты – яңа үрнәктә

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Иске чит ил паспортлары белән теләсә кайсы илгә чыгып булмаганлыктан, яңа үрнәктәге биометрик паспорт алырга ашыгыгыз. Агымдагы елның гыйнварыннан Согуд Гарәбстаны Корольлеге хаҗиларга яңа буын чит ил паспортлары булу зарурлыгын таләп итә.

Мондый паспортның төп аермасы – документ хуҗасы турында барлык мәгълүматларның “циф­рлы” рәвештә микрочип эчендә булып, ялган доку­мент эшләүдән сакланган булуы. Аэропортларның күбесе биометрик паспорт ияләренә тизләтелгән процедура кертәләр. Моның өчен паспортның микро­чиплы битен махсус җайланмага куеп алу да җитә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International