Үткән атнада Мәскәү дәүләт университетының укыту- фәнни үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Президентының Россия Федерация Советына әгъзалыкка кандидат Олег Морозов минзәләлеләр белән очрашулар үткәрде.
Район башлыгы Айдар Салахов белән ул гимназиядә “Шатлык” һәм “Нефтяник” балалар бакчаларында, коррекцион-интернат мәктәптә, авыл хуҗалыгы техникумында, педагогия көллиятендә, хастаханәдә булды. Балалар белән очрашуда да, җитәкчеләр белән аралашкан вакытта да һәркем белән уртак тел таба белүен күрсәтте. Минзәлә балалары аны үз иттеләр. Ә җитәкчеләр үз проблемаларын хәл итәчәкләренә ышанып калдылар. Хәер, ул проблемалар хәл ителеп килә. Исемлектән күренгәнчә, югары кунак булган һәрбер уку йортында соңгы ике елда менә дигән капиталь ремонт ясалды. “Шатлык” өр-яңа, башта ук балалар бакчасы итеп төзелгән “Нефтяник”ны да һичшиксез яңа дияргә була.
Соңыннан Олег Морозов театр бинасында минзәләлеләр белән очрашты.