Терлекчелектә алдагы кышлату чорында әнә шул ике факторга өстенлек биреләчәк.
Алдан вәгъдә иткәнчә, район башлыгы Айдар Салахов хуҗалыклар фермаларының кышка әзерлеген алдан хәбәр ителгән 20 пункт нигезендә кабул итәчәк. Бирегә алдагы елларда сөйләнгән, күрсәтелгән ятаклар, кардалардагы җылытылган суның даими булуы, бозауларга беренче көннәрдән үк солы бирүдән тыш, сыер торакларындагы такта идәннәр, аерым савым төркемнәре (раздой - монысы иң мөһиме) дүрт төрле рацион һәм технологик нечкәлекләр керә. Актаныштагы азык тикшерү лабораториясе баш белгече Рөстәм Хадиев терлекләргә әзерләнгән азыкның составын төрлеләндерүдә һәрвакыт ярдәм итәчәген белдерде.
Савым сыерларын җәен дә абзарларда тоту (кардаларга чыгарып яисә көтүгә чыгарып) киләсе елда районда ныклап кулланыла башлаячак, мөгаен. Чөнки быел Балтай фермасында гына түгел, фәнне үз хуҗалыгында аңлап кертүче Радик Фәттахов та семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда көтүне җәен лагерьга чыгару сөтнең кимүенә китерүен таныды. Чөнки җәен болында йөргән һәм яшел масса ашаган сыерның сөте арзанга төшә дигән баштагы психология продуктлылыкны киметүгә китергән. Фән кушканча, ел әйләнәсендә энергия, аксым, углевод бирүче культуралардан салынган яхшы сыйфатлы сенаж, силос, печән ашатып кына даимилеккә һәм югары күрсәткечләргә ирешеп була. Ә яшел үлән, кукуруз массасы – фәкать өстәмә тукландыру өчен генә. “Заиковский” фермаларын кышкы чорда эшләүгә әзер дип таптылар. Ә завод цехларыдай ялтырап торган, чәчәкләргә күмелгән фермаларда йөргән башка хуҗалык җитәкчеләренә үзләрендәге кимчелекләрне (алар бик күп) бетерергә вакыт бар әле. Август аендагы сөтнең кимүен һава торышына гына сылтап калдыру (агрономнар,киресенчә, уңышны яңгыр явудан көтәләр. Ә үстергәнен саклар өчен хәтта яңгырлы елда орлык киптергечләре юк) хакыйкатькә хилафлык кылу ул. Сөт кимү – сыерларны ветеринария ярдәме күрсәтмичә, тиешенчә ашатмыйча эксплуа-тацияләүне дәвам итүдә. Нәсел ядросын сайлап алу түбән дәрәҗәдә калу белән беррәттән, маститлы, башка авырулары килеп чыккан сыерларны бракка чыгару дәвам иткәндә сөт ничек артсын инде. Әтрәкледәге семинарда районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов бу хакта бик борчылып сөйләде.
“Заиковский”дагы эшләрнең торышыннан бик канәгать калган район башлыгы Айдар Салахов шулай ук хуҗалыкларда сөт савып алуның кимүе бернинди рамкаларга да сыймавына басым ясады. Сентябрь аенда күрсәткечләр яхшырмаса, кайбер хуҗалык җитәкчеләре белән башка тонда сөйләшәчәген кисәтеп куйды.
Дилфас ГАЛИЕВ