Минзәләдә Парклар фестивале

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Парклар һәм скверлар елы кысаларында Минзәләдә чираттагы чараларның берсе Җиңү паркында булды. Ул Парклар һәм скверлар көненә багышланды.

Бу көнне әлеге парк олыларны да, кечкенәләрне дә үзенә сыен­дырды. Алар реконструкциядән соң үзгәрешләр кичергән парк­ка карап сокланды, бәйрәм уңаеннан оештырылган мәдәни-күңел ачу чараларын карап хозурланды, спорт чара­ларында катнашты.

Паркта шушы көннәрдә ур­наштырылган самолетны фестивальгә килгән балалар аеруча үз итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International