28 августта “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышланган “Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!” дигән балалар открыткалары эскизлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Җиңүчеләр Татарстан символикасы төшерелгән бүләк җыелмалары алдылар.
Быелның июнь аеннан минзәләлеләр “Президент белән бергә” республика җәмәгать хәрәкәтенә кушылдылар, аның җитәкчесе – Ирина Михайлова. Бүген без бу җәмәгать хәрәкәтенең җитәкчесе белән әңгәмә корабыз.
– Ирина Марксовна, бу җәмәгать хәрәкәте нинди максат белән оештырылды?
– Татарстанның алга таба үсеше, аның лидерлык позициясен ныгыту бары тик бездән – Республикада яшәүчеләрдән тора. Без тотрыклылыкны саклау, милләтара тынычлык, килешеп яшәү өчен берләшергә тиеш. Үзеңне дус һәм бердәм командада – Миңнеханов командасында хис итәр өчен. Җәмәгать иминлеге өчен бергәләшеп хезмәт итеп, иҗтимагый активлык белән, Президент программаларында һәм инициативаларында шәхсән катнашып, без яңа югары нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Безнең җәмгыятьтә 50гә якын яшь кеше бар – болар укучылар, студентлар, күппрофильле үзәк хезмәткәрләре. Без бергә атна саен төрле чаралар үткәрәбез. Без “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән тыгыз бәйләнештә торабыз. Бергә без – көчле! Без бергә!
– Безнең районда ниләр эшләнгән инде?
– Үткәрелгән чаралар шуны раслый: “Без – бергә” социаль акциясе, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә 73 беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәтелде, алар өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Физкультура һәм спортны үстерү өчен авылларда спорт мәйданчыклары ачыла, автоузышлар, эстафеталар, спартакиадалар үткәрелә. Күптән түгел район советына депутатлыкка яшь кандидатлар белән авыл җирлеге башлыклары арасында футбол матчы узды. Август аенда ТОС җитәкчеләре шәһәрдә яшәүчеләр белән бергә Үрдәк күлен, парк һәм скверларны чүп-чардан арындыру өчен экологик акциядә катнаштылар. Шәһәрдә чис- талыкны сакларга чакырып, листовкалар таратылды. Яшьләр үзәгенең белгечләре волонтерлар белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренең өйләренә бардылар. Шуннан соң, эш беткәч, ерак сугыш елларының тере шаһитлары белән сөйләштеләр. Бүген Муса Җәлил исемендәге паркта Парк һәм скверлар елына багышланган “Әйдәгез, дус яшик!” чарасы үтә. Монда уеннар, конкурслар үткәрелә. “Мәхәббәт аллеясы” оештырылды, анда һәрбер кеше истәлеккә фотога төшә, һәрбер теләгән кеше микрофон алдында шигырь сөйли яки җырлый ала. Ә шимбә көнне без Җиңү паркында парк мәдәнияте фестивалендә актив катнашачакбыз.
Бүгенге көндә “Президент белән бергә” хәрәкәте филиаллары Татарстанның барлык районнарында эшли. Активистлар һәр көнне 150 төрле чара оештыралар. “Президент белән бергә” хәрәкәте агымдагы елның апрелендә, Татарстандагы барлык иҗтимагый оешмаларның вәкилләрен җыйган “Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!” форумында оештырылган иде. Аның максаты – татарстанлыларны берләштерү һәм президент программаларын һәм инициативаларын яклау буенча конкрет гамәлләрне тормышка ашыру.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА