Бер сыерга – 10,3 кило сөт

2015 елның 4 сентябре, җомга

Район хуҗалыклары терлекчеләре 3 сентябрь көнне 58 тонна сөт җитештерделәр, бу бер сыерга исәпләгәндә 10,3 килограмм дигән сүз.

Район терлекчеләре узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3 тонна сөтне артык җитештерәләр. Терлекчелектәге “көзге чокыр” дигән термин быел август аена туры килде. Бу кимү барлык районнарга да кагылды. Терлекләрне фермаларга кайтарганчы дәвам итәргә мөмкин. Төп сәбәпләрнең берсе – агро­фирмалар сыерларны бракка чыгару белән мавыга башлаганнар. Бу хакта “Заиковский” хуҗалыгында булган семинарда кискен сөйләшү булды. Бу хакта газетабызның алдагы саннарында укыгыз, menzela.ru сайтында карагыз, сишәмбе көне 13 сәгатьтә “Минзәлә дулкыннары” радиосы чы­гарылышында тыңлагыз. Әмма сентябрьдә рай­онда терлекләрне ашату, тәрбияләү, ка­рау буенча алып ба­рылган технологик чылбырның стабильлеккә китерәчәгенә шик юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International