Район үзәкләштерелгән китапханәсендә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, “Мәйдан” журналының баш редакторы Фидаил Мәҗитов, язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә Әлфия Ситдыйковалар белән очрашу узды.
Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы, Милли китап- ханәнең 150 еллыгын билгеләп үтү кысаларында узган очрашуга район авыллары китапханәләре мөдирләре, әдәбият сөюче минзәләлеләр килгән иде. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Фәхретдинов җитәкчелегендәге музыкантлар кичәне татар халык җырлары белән башлап җибәрде.
Чыгыш ясаган һәрбер әдәбият вәкиле Минзәләгә бәйле хатирәләрен барлады, ә халык мөкиббән китеп аларны тыңлады.
Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин күптөрле романнар, публицис- тик әсәрләр, пародияләр белән танылган каләм иясе.
– Зур бер әдәбият дөньясы вәкилләре без, – дип башлады ул чыгышын. – Дөньяларда төрле хәлләр булып ята, ә Татарстан Россия күләмендә генә түгел, бөтен дөньяда танылган республика матур итеп яши бирә. Безнең республикага игътибар зур, монда беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевның роле дә зур, үзенә алмашка көчле шәхес Рөстәм Миңнехановны әзерләде. Әдәбият елына Татарстан ныклап тотынды, Казанда әдәби ише галлары бар, Чаллыда – әдәби бульвар дип атала ул.
Шагыйрь, язучы, журналист Фидаил Мәҗитов яшь булуы- на карамастан, “Мәйдан” журналының баш мөхәррире булып эшли. Кыю фикерле шигырьләре бар, тарих белән кызыксына. Төбәк тарихы, татар тарихына багышланган мәкаләләре төрле газета-журналларда басыла:
– 2006 елда “Мәйдан” журналы коллективы белән Минзәләгә килдек, иң беренче эшкә чыккан көнем иде, шәһәрнең 225 еллыгына багышланган сан чыгарганда иде ул, шул вакыт күңелемдә матур хатирә булып саклана. “Мәйдан” журналы яңа гына каләм тибрәтә башлаган кешеләрне таныту өчен дә күп эш башкара. Без сезне хезмәттәшлек итәргә чакырабыз. Райондашыгыз Нәкирә апа Лутфрахманованың шигырьләре журналның 10 нчы санында чыгачак. Бу санда республикабызның иминлеген, президент атамасын саклап калу өчен тирән эчтәлекле мәкаләләрне урнаштырдык. Республиканың күп авылларында булып, кабер ташлары эзлибез, музейлар белән танышабыз, – диде ул.
Әлфия Ситдыйкова туган җиргә мәхәббәт, ил язмышына багышланган фәлсәфи, уйландырырлык шигырьләре белән үзенчәлекле:
– Әтрәкледә, Мөшегедә булганыбыз бар. Быел “Ел китабы” бәйгесендә “Сабантуй балкышы” җыентыгы җиңүче булды. Китапханәчеләр булмаса, без халыкка барып җитмәс идек, зур рәхмәтләремне белдерәм аларга. Без матур Татарстаныбызда яшибез. Чит җирләрдән йөреп кайткач, үзеңнең туган җирең, татар булуың белән горурланып кайтасың. Безгә һәркайда ихтирам белән карыйлар. Казахстанда, Кырым якларында булырга туры килде. Үзебезнең татар авылларына сокланам, бизәкле-чәчәкле матур йортларны күреп, күңел сөенә. Башка урыннарда алай түгел, хакыйкать чагыштыруда күренә. Тынычлык, гаилә имин, балалар игелекле булса, яшәргә йортың, ашарга ризыгын булса, үз телеңдә сөйли, шигырьләреңне яңгырата ал- саң, адәм баласы өчен аннан да зур бәхет юк.
Язучы Айгөл Әхмәтгалиева драматургия өлкәсендә дә эшли башлаган. Оренбург дәүләт театры аның “Ул кичә иде бит” спектаклен куйган, “Ак чәчәкләр” спектакленең сценариесен дә ул язган (премьерасын көтәбез). Проза, публицистика, сәнгать бүлегендә актив эшләүче ул. Узган елда ул Мәхмүт Кашкарый исемендәге халыкара премиягә лаек булган:
– Иң якын хатирәләр Минзәлә театры белән бәйле. Күрше Усы авылына спектакль карыйбыз дип тракторга утырып бара идек. Илүсә апа, Рәзилә апалар әле япь-яшь иде. Сәнгатькә мәхәббәт орлыкла рын алар салды дип уйлыйм. Үз балаларымны да китап укырга өндәдем, китап укыган, әдәбиятны белгән баланың күңеле чиста була. Алай гына да түгел, минем балаларым аралаша торган һәркем китап укысын иде дип телим.
Әдәбият елы үтеп барганда, әдипләр милли әдәбиятның хәле турында да фикер алышты. Алга барабызмы, артка тәгәрибезме, әллә бер урында таптанабызмы? Очрашу барышында бүгенге әдәбиятка диагноз куярга, аның хәлен ачыкларга тырыштылар. Милли мәктәпләрне саклап калу да – безнең бурыч, чөнки әдәбиятның үсеше шуңа бәйле. Милли мәктәптә белем алган укучы юк икән, китап укучы юк дигән сүз. Укучы булмый икән, язучысы юк, димәк, аның теат- ры да юкка чыгарга мөмкин. Нигезебез – милли мәктәп, – диделәр әдипләр очрашуда.
Теге яки бу язучы киләсен алдан ук белеп, тәмле чәк- чәкләрен пешереп, очрашуга ашкынып килүче Хуҗәмәт авылыннан Рәйсә ханым Зарипова бу юлы да кунакларга җылы сүзләрен белдерде:
– Әсәрләрегезне бик яратам, Факил Сафинга зур рәхмәт, язучыларны җыеп алып килгәнсез. Әсәрләрегездән үзем өчен гыйбрәт алам. Өстәл тутырып яңа китаплар булсын иде, миңа шул җитми. Икенче килгәндә язучы Фоат Садриевны да алып килегез. Мондый очрашулар булып торсын иде, үз авыл китапханәсендә дә очрашулар оештырып торабыз.
Дөрестән дә, китапханәчеләр – язучылар белән халык арасына күпер салучылар алар. Бүген китапка игътибар кимегән чорда район үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Әлфия Нәбиеваның, коллективның, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Фәхретдиновның бу юнәлештә алып барган эшчән- леге алыштыргысы
акцент
Минзәлә – бай тарихлы шәһәр, аңа да элеккеге җанлылыкны тергезеп җибәрәсе иде. Бер импульс җитә – мәдәният бүлеге, китапханә, район газетасы вәкилләре бергәләп утырып сөйләшсә, әллә нинди талантларны табып булыр иде.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА