Еш кына халык арасында “Тургай” приюты турында “эчкечеләр балалары яши”, “әти- әни назыннан мәхрүм” кебек сүзләр ишетергә туры килә. Бу балалар турында болай әйтергә хакыбыз юк.
Без моңа кадәр дә тургайлыларның уңышлы эшчәнлеге хакында язып килдек. Учреждениенең инновацияле эшчәнлеге турында биредә һәр почмак, һәр бүлмә, күпсанлы күргәзмә материаллар да ачык сөйли. Шартлар, мөмкинлекләр кызыктырырлык һәм көнләштерерлек. Шушы уңайлыклардан приюттагы 30 бала яшенә һәм теләгенә карап файдалана. Биредә хезмәт тәрбиясе беренче урында тора. Балаларны хезмәткә өйрәтү өчен столярлык кабинеты, тегү- чигүгә өйрәнү, иҗади остаханә эшли. Кош-корттан башлап, мөгезле эре терлеккә кадәр асрыйлар биредә. Үзләрен тәэмин итәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Бу очрашуда без приют психологы Гөлфинур Нуретдинова һәм тәрбия һәм тернәкләндерү эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Гатауллина белән аралаштык:
– Безнең приютта төрле язмышлы балалар бар. Ике баласы бездә тәрбияләнгән ана акылына килмәсме дип, аның турында сөйлисем килә, – дип башлады сүзен Гөлфинур Әхәтовна. – Ире төрмәдә утыра, ә үзе башка ир ат очратып, шәхси тормышын җайларга теләп, икенче районга күчеп китте, кечкенә баласы туганнарында калды. Тора-бара өч яшьлек бу бала “Тургай” приютына эләкте. Бу ханым үзе дә ятимлекнең нәрсә икәнен татыган кеше. Балалар кирәк түгел дигән иде. Хәзер ул үзе ятим буларак тораклы булган. Инде балаларны үзенә кайтарырга уйлый. Ялгышты ул бала. Вакытында ярдәм кулы сузучы, үгет- нәсихәт бирүче булмады. Мондый язмышлар бик күп. Туры юлдан тайпылган хатыннарның күбесен бала кызыксындырмый, алар шәхси тормышларын алга куя. Әмма ни кызганыч, яшь хатын-кызларның сайлаган ирләренә чит бала кирәкми, шул рәвешле алар янәдән ярык тагарак янында кала.
Шундый очраклар да булды. Ике ир-ат ялгызлары гына бала тәрбиялиләр иде. Алар балалары “Тургай”да тәрбияләнгән хатыннар белән танышканнар. Нәтиҗәдә бу ирләрне ата булу хокукыннан мәхрүм иттеләр, ә теге хатын-кызлар үз балалары белән калдылар.
Бер үги ата балага кул күтәргән. Монысы бигрәк тә аяныч. Бу явызлык алкоголь тәэсирендә кылына. Бала белән дә, үги ата белән дә психологлар эшли, хәзер бала гаиләгә кайтарылган.
Күрше районнан бирегә урнаштырылган кыз баланың язмышы да гади түгел. Бик матур җырлый торган бу бала әнисен көтә, эчүеннән туктап, аның янына килүенә өмет итә. Аның апасы да бар, әмма ул да сеңлесе язмышына битараф. Шундый ук бер кыз баланың хыялы – мәдәният университетына укырга керү. Бирегә ул гариза язып, үз теләге белән килгән (“Тургай”да мондый алым да кулланыла). Әнисе алкогольгә бәйлелектән дәваланган, бала әнисенең хәлен аңларга тырыша. Бөтен бала да яхшы, әмма аларга ярату җитми, аларның һәркайсы турында роман язарга була, ди Гөлфинур Әхәтовна.
“Тургай”да балаларга гына түгел, ата-аналарга да ярдәм кулы сузалар. Ә иң сөенечлесе – бу учреждениедән киткән балалар үсеп, балигъ булгач та, тәрбиячеләрен онытмыйлар. Еш кына армия хезмәтен тутырып кайткач бирегә киләләр, кайберләре хатлар яза. Кызлар исә гаилә корып, үзләре әни булгач та олы йөрәкле апа- абыйларны искә алалар, кунакка киләләр.
– Шундый балалар була, алар ике-өч сәгать яныңнан китми, бар тормышын, уй- кичерешләрен сөйләргә әзер, ул безне гаиләсе кебек күрә, – дип искә алды тәрбия һәм тернәкләндерү эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Гатауллина. – Бер уникаль очрак булды, кайчандыр биредә тәрбияләнгән кызның баласы да “Тургай”га килеп сыенды. Биредәге балалар имин булмаган гаиләләрдән генә дип уйлау ялгыш булыр иде. Без ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән бар ата-ананы, баланы кабул итәргә әзер. Әйтик, әни кеше читтән торып укый, я булмаса аңа ашыгыч төстә хастаханәгә ятарга кирәк, ә баланы куяр урын юк. Шундый чакта алар тургайлыларга таяна ала.
– Ә бәхетле язмышлар бармы? – дип кызыксынабыз хез- мәткәрләрдән.
– Бар, әлбәттә, һәм бу балалар күңеленә тәрбиячеләре салган орлыклар имин мохитта шытып чыгып, җимешләрен бирә дигән сүз. Алар безнең янга киләләр, шатлыклары белән уртаклашалар, – ди педагоглар.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА