Хуҗалыкларда иске техниканы көйләп эшләтүче оста куллы механизатор, шоферларны күрергә була.
“Органик Групп-Минзәлә” идарәче компаниясенең Мәлкән хуҗалыгы шоферы Атлас Вилдановка 1998 елда ул чактагы хуҗалык җ итәкчесе Юрий С изов металлоломда яткан ГАЗ-53 автомашинасын җыя алмассың микән, дип тәкъдим ясый. Башка берәү булса, бу машинаны күрү белән кул селтәр иде. Ә менә иңендә 10 елдан артык хезмәт стажы булган, мәктәп елларыннан ук чыныгу алган егет, андыйлардан түгел. Коры рамы гына калган, ике тәгәрмәче генә булган машинаны кабул итеп, ремонтларга тотына. Шулай итеп, ике атна эчендә ташландык хәлдә булган машинага “җан өрә”. Озак та үтми Атлас бу машинаны хуҗалык эшләрендә сыный башлый. Уңган шофер менә шул машина белән 17 ел хуҗалыкта һәм 10 ел чамасы агрофирмадагы машиналарны, тракторларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итә. Атлас өч бүлекчәдә дә язгы чәчүдә, терлек азыгы хәзерләүдә эшләүче тракторларга, урып-җыю чорында комбайннарга, автомашиналарга кырда дизель ягулыгы сала.
Дусай Кичү авылы егете Атлас Вилдановны хезмәт сөючән буларак, авылда һәм хуҗалыкта һәркем хөрмәт итә. Мәктәпне бетерү белән, Минзәлә шәһәрендәге автомәктәптә шоферлыкка укый, аннары комбайнда эшләп ала. “Нива” комбайнында эшләгәндә хуҗалыкта һәм районда алдынгылар рәтендә була. Алдынгы булганы өчен хуҗалык җитәкчеләре аны ат һәм колын белән бүләкли.
Язма герое портретына штрих
Атлас үзенең туган авылында яшьләр программасы буенча моннан берничә ел элек йорт салып керде. Аның йорты авылда әллә каян күренеп, балкып тора. Атлас гаиләдә дә үрнәк әти, тормыш иптәше Ләйсән белән ул һәм кыз үстерәләр.
Дилфас ГАЛИЕВ