Үзе уңган, үзе алдынгы

2015 елның 31 июле, җомга

Римма Санникова “Органик Групп-Минзәлә” идарәче компаниясенең «Минзәлә» хуҗалыгында хезмәт куя.

Уңган савымчы хуҗалык буен­ча алдынгылар рәтендә, район буенча да сынатмый. Ул бүгенге көндә үз төркемендәге 53 баш сыерның һәркайсыннан урта­ча 13 килограммнан артык сөт сава. Алдынгы савымчы күптән түгел “Ак барс-Питрәч” агрофир­масы базасында үткән машина белән сыер саву осталарының республика конкурсында кат­нашты һәм “Җиңүгә омты­лыш” номинациясендә җиңеп чыгып, “Браун” утюгы белән бүләкләнде.

Римма кечкенәдән үк әнисе Тәрҗимә ханым янында кайна­шып, совхозда сыерлар сава. Иске Маҗында 8 сыйныфны төгәлләгәч, Минзәлә медицина училищесына укырга керә һәм анда бераз укыгач, туган авы­лын сагынып кайта, фермага сыерлар саварга килә. Менә шуннан бирле 23 ел сизелми дә үтеп киткән. Моннан өч ел элек таналар төркеме җыйды. – Римманың сауган сөте күп булгач, хезмәт хакы да югары,– ди комплекс начальнигы Иван Кожевников. Римма Саннико­ва һәм аның хезмәттәшләренә июнь аенда иң күп хезмәт хакы исәпләнгән. Риммага май, июнь айларына 34-36 мең сум акча хисапланган. Уңган савымчы хезмәттәшләре Ирина Кишева, Галина Хөсникаева, Татьяна Задворнова, Любовь Макси­менко белән ярышып эшли. Ул гаиләдә дә үрнәк әни, ире Алек­сандр белән ике ул үстерәләр. Уллары Алексей һәм Алек­сандр Казан социаль гуманитар институтының Минзәлә филиа­лында икътисад факультетын­да укыйлар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International