Владимир Липин Николаевка гомумбелем бирү мәктәбендә күп еллардан бирле физик тәрбия укытучысы булып эшли.
Ул тәрбияләгән балалар педагогия институтларына, университетларга укырга керәләр һәм аның юлын дәвам итәләр. Җәйге ялында ул “Мензелинские зори” агрофирмасына караган Николаевка хуҗалыгында 27 ел инде комбайнга утырып, игеннәрне суктыруда катнаша. Шушы дәвер эчендә ул хуҗалыкка кайткан төрле комбайннарда эшләде. Хәзер “Нью Холланд-CS 6090” комбайнында.
Владимир яшьләрнең яраткан остазы, комбайнга утырган һәр яшь комбайнчыга үзенең төпле киңәшләрен бирә, кирәк икән, булыша. Быел ул ярдәмче итеп Руслан Горбуновны алды, аңа чаклы үз уллары белән эшләде. Тырыш комбайнчы район буенча да сынатмый, һәрвакыт призлы урыннарны яулый. Бүгенге көндә ул 5454 центнердан артык бөртек суктырып, район комбайнчылары арасында алдынгылар сафында.
Беренче графа – урак алдынгылары, икенче – хуҗалык исеме, өченче – урак башыннан эш күрсәткечләре (центнерларда)
“Акрос”, “Палессе“ комбайннарында
Дамир Гардисламов Калморза 4400
Илгиз Шияпов Органик Групп-Чулман 3892
Румар Садриев Калморза 3250
Илдар Низамов Органик Групп-Чулман 2983
Илгизәр Сабиров Органик Групп-Чулман 2615
Юрий Колпаков Николаевка 2596
Алберт Мөбәрәков Органик Групп-Чулман 2478
“Лексион” комбайнында
Рамил Хәлиуллин Органик Групп-Минзәлә 3685
Леонид Кудрявцев Органик Групп-Минзәлә 3679
“Дон” комбайнында
Рәшит Сабирҗанов Органик Групп-Чулман 1980
Илгиз Бикмөхәммәтов Органик Групп-Чулман 1674
Раушан Фахразиев Органик Групп-Чулман 1057
“Класс” комбайнында
Иван Буреев Николаевка 6574
Андрей Кауров Николаевка 6424
Евгений Чебашов Николаевка 5698
Илнар Ибраһимов Калинин 4701
Рәис Абдуллин Калинин 4528
Илфак Закиров Калинин 4292
“Нью Холланд” комбайнында
Владимир Липин Николаевка 5454
Айрат Мөбәрәкшин Калинин 4259
Николай Бубеков Николаевка 4190
Шоферлар да үзара ярыша
Беренче графа – шоферлар, икенче – хуҗалык исеме, өченче – эш күрсәткечләре (тонналарда)
Ильяс Идрисов Органик Групп-Чулман 6189
Николай Панков Органик Групп-Минзәлә 5872
Мөнзил Гыйльметдинов Органик Групп-Чулман 4871
Рамис Миңнуллин Калинин 4682
Өлфәт Фәрдиев Органик Групп-Чулман 3697