ТР Үзәк сайлау комиссиясе Минзәлә районы участок сайлау комиссияләре әгъзалары өчен күчмә семинар уздырды.
Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин семинарда катнашучыларны сәламләп, чыгыш ясадылар. Укуларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова, оештыру-методик бүлек мөдире Фәридә Таҗиева алып барды. Укыту программасы “Участок сайлау комиссиясе вәкаләтләре. Комиссия әгъзаларының фикер алышу тавышы, күзәтүчеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре хокукы белән хокукый статусы”, “Сайлау участогында хокук бозу очраклары һәм хокук саклау органнары белән бәйләнештә булу” һ.б. шундый темалар буенча лекция курсларыннан торды.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин дүрт партиянең Татарстан Президентына кандидатлар тәкъдим итүе хакында бәян итте. “Бердәм Россия” праймеризы аша узган республика президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, аннан башка КПРФ ҮК әгъзасы, рескомның беренче секретаре, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, “Гадел Россия” партиясенең региональ бүлекчәсе рәисе Рушания Бильгильдеева һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, ЛДПРның территориаль бүлеге координаторы урынбасары Руслан Юсупов документлар тапшырды. 29 июльдә Рөстәм Миңнеханов кандидат буларак теркәлде инде. Экзам Самат улы шулай ук сайлау кампаниясенең рәсми стартына бер айга якын вакыт калуын искәртте. Шушы этапта сайлау участокларының чикләрен билгеләп, яңа йортлар, урамнарның булу-булмавы, сайлау участогында сайлаучылар санының кануннар нигезендә булуын ачыклау зарур. Шулай ук территориаль сайлау комиссиясе һәм участок комиссиясе әгъзаларының кадрлар составын ачыклау мөһим, ир һәм хатын булган кандидатларны һәм аларның якын туганнарын, шулай ук кандидатларның турыдан-туры карамагында булган шундый затларны комиссия сос-тавыннан чыгарырга кирәк.
Лекцияләр белән чыгыш ясаган Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм оештыру-методик бүлек мөдире Фәридә Таҗиева сайлауларны оештыру, документларны тутыру, сайлау участокларын кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү, агитация эшен алып бару механизмын аңлаттылар, шулай ук сайлауларда канун бозу очрак- лары булганда, нинди чаралар күрергә кирәклеген бәян иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, быел, 13 сентябрьдә, Татарстанда республика Президентын сайлау һәм җирле үзидарә депутатларын муниципаль сайлаулар узачак.
безнең өстәмә
Соңгы мәгълүмат буенча, Минзәлә муниципаль районының вәкиллекле органнарына 164 депутатлыкка кандидат гариза тапшырган. Шулардан 4 кандидат теркәлү узган (берсе – Минзәлә шәһәр Советына, калганнары - Тауасты Байлар авыл җирлеге Советына).
Әлфинә ВОРОБЬЕВА