Наратлы Кичү авылында “Энерго-М” ҖЧҖ төзелеш фирмасы төзүчеләре иске фермаларның түбәләрен экскаватор ярдәмендә ватып клюшкаларын гына калдырдылар.
Ул чүпләрне читкә ташу өчен ике “КамАЗ” автомашинасы 600 дән артык рейс ясаган һәм 5 мең кубометрдан артык чүп чыгарылган. Хәзерге вакытта тугыз торак чистартылып бетте. Төзүчеләр быел дүрт торакны сафка бастырырга уйлыйлар. Бүгенге көндә биредә прораб Федор Афанасьев җитәкчелегендә 14 кеше хезмәт куя. Төзүчеләр беренче торакның эшләрен бетереп, икенче торакны төзергә керешкән. Төзүчеләр Нурулла Шәйхелисламов, Фәннүр Салахов, Илсур Нәбиуллин, Илнур Шәрәфетдинов, Раил Галиев һәм башкалар ал-ял белми хезмәт куялар. Монтажчылар Рафис Сәлимгәрәев, Сергей Васильев икенче торакны монтажлый башлаганнар. Беренче торакның түбәсен профнастил белән ябып, бишәр сантиметр- лы, ө ч к атлы т ехноникол м атериалы белән җылытканнар, идәненә 25 сантиметр калынлыкта ком түшәгәннәр, тигезләп, тиздән 20 сантиметр калынлыкта бетон җәяргә планлаштыралар. Биредә бер торакны сафка бастыргач, йомырка сала торган 12 мең баш тавык үрчетәчәкләр. Тораклар сафка басу белән монда бер көнлек бройлер чебиләрне фәнни нигездә үстереп, 38 көнлек булгач, аларны тавык чалу цехына озатачаклар. Бер торакта 19-20 меңгә чаклы чеби асрау күздә тотыла. Кошчылык комплексында инкубатор, тавыкларны чалу цехы һәм башка объектларны да төзергә планлаштыралар. Кошчылык комплексы төзелеп беткәч, ул елына дүрт мең тонна тавык ите җитештерәчәк, 120 кешегә эш урыны булачак.
Дилфас ГАЛИЕВ