Дүрт көн дәвамында безнең Минзәлә күгендә экстремаль спорт төрләреннән саналган куполлы акробатика буенча Россия Чемпионаты узды.
Россиянең төрле почмакларыннан барысы 18 команда катнашты, бу исә Минзәлә аэроклубы үзендә йөздән артык спортчыны кабул итте дигән сүз. Дүрт кеше катнашында төрле фигуралар ясау буенча алтын медальгә Түбән Новгород өлкәсенең “ВВС” командасы ия булды.
Җиңүче команда Свердлау өлкәсенең “Русские волки” командасын 10 баллга, Брянск өлкәсеннән килгән “Пересвет” командасын 49 баллга узып китте. Әлеге ярышларның хөкемдары – югары квалификацияле белгеч – Олег Павлюк булды. “Безгә Минзәлә бик ошый, әлеге шәһәрдә ешрак буласыбыз килә”, – дип фикерләре белән уртаклашты ул