Агымдагы елның 1 маеннан башлап 16 июльгә чаклы Минзәлә районында 1121 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Шуларның күбесе тизлекне арттырган, ягъни 650 дән артык машина йөртүче тизлек режимын сакламаган. 99 кеше исә иминлек каешын эләктермичә йөргән. Шушы вакыт эчендә 7 машина йөртүче руль артына алкоголь кулланган килеш утырган. Әлеге чорда 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 27 кеше зыян күргән, 5 кеше үлгән. Статистикадан күренгәнчә, күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре тизлек режимын сакламау һәм руль артына исерек килеш утыру аркасында килеп чыга.