Республика президенты программасы буенча Яңа Мәлкән авылында клуб төзелгән иде.
Быел “Мәлкәнәй” фольклор ансамбле Актаныш районы Түке авылында төзелгән яңа клубта чыгыш ясадылар. Алар белән бергә чыгыш ясарга Татар Мөшегесе авылында оешкан “Мөшеге чишмәләре” фольклор ансамбле һәм район мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Фәхретдинов та концерт куярга бардылар. Безнең район вәкилләре чыгышын Түке авылы кешеләре бик ошатканнар һәм алар җавап визиты белән 25 июль көнне Яңа Мәлкән авылына узган ел ачылган клубка концерт куярга килделәр.