Шәһәрдәге ТОСлар йорт яны территорияләрен төзекләндерү инициативасын хуплый.
Шәһәребездә эшләүче ТОС җитәкчеләре үзләренә беркетелгән микрорайоннарда мәдәни ял чаралары оештыру өстенә, язгы чордан бирле шәһәр кешеләре белән очрашып, аларның шәһәрнең төзеклегенә кагылышлы үтенечләрен дә игътибарга алалар. Шундый үтенечләрнең берсе буенча ТОС-3 җитәкчесе Надежда Волощенко Социалистическая урамындагы 76 нчы (12 фатирлы) һәм 74 нче (18 фатирлы) йортларда яшәүчеләр белән очрашты һәм йорт яны территориясен төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләне күтәрде.
Халык белән очрашу 76 нчы йорт янәшәсендәге тузган сарайлар хакында сөйләшүдән башланды.
– Кайчандыр әлеге сарайлар йорттагы 12 фатирның һәрберсенә билгеләнгән булган. Кү- бесе яраксыз хәлгә килгән, кулланылмый, җимерек хәлдә тирә-юньнең ямен җибәреп тора, кулланылышта булганнары да бик искергән, – диде ТОС җитәкчесе.
Бәлки бу сарайларның кирәге дә юктыр дигән тәкъдимгә йортта яшәүчеләрдән төрлечә фикерләр ишетергә туры килде.
– 40 ел буена шушы йортта яшибез, узган ел йортыбызда капремонт та үткәрелде, сарайлардан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз, чөнки фатирларда балконнар да, кладовкалар юк, хуҗалык кирәк-яракларын урнаштырырга, яшь әниләргә балалар коляскасын куярга да урын кирәк, – диючеләр күпчелекне тәшкил итте.
Шушы ук йортта яшәүчеләр арасыннан мондый хәлдәге сарайларны сүтү кулайрак булыр иде диючеләр дә булды.
– Тәрәзәдән карасаң, тузган сарайларга күз төшә. Читтән килгән кунаклар каршында шулкадәр уңайсыз хәлгә каласың, – дип үз фикерен җиткерде Зәйтүнә Ефимова.
Очрашуда катнашкан Идарәче компания юристы Әлфия Шәйхразиева, район башкарма комитетының адмкомиссия сәркатибе Татьяна Докукина сарайларны тәртиптә тоту өстенә, аларны рәсмиләштерү таләп ителүен искәрттеләр. Шуңа күрә, йортта яшәүчеләрнең фикерләрен истә тотып, ТОС-3 искергән сарайларны сүтәргә, ә кулланылучы сарайларны төзекләндерергә дигән тәкъдим кертте.
Шушы очрашуда 74 нче, 76 нчы йортта яшәүче яшь әниләр ишегалдында балалар мәйданчыгы төзелсә, әйбәт булыр иде дигән үтенечләрен җиткерсә, өлкәннәр ишегалды уртасында төзеп куелган гаражларга карата ризасызлыкларын белдерде.
акцент
Бу йортларда яшәүчеләр дворниктан да баш тарткан булганнар. Әмма йорт яны территориясендә үсеп утырган чүп үләннәрен чабарга, ишегалдындагы чүп калдыкларын җыештырырга берәүнең дә чыгасы килми. Кышын кар көрәүнең дә җиңел булмавын искә төшерделәр. Шуңа күрә дворник кирәк икән дигән уртак фикергә килделәр.
Флүрә МУСИНА