Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен сатарга ярамаганны һәрберебез белә, ләкин кайбер сатучылар әлеге законны һәрвакытта да үтәми.
18 яше тулмаганнарга алкоголь продукциясен сату фактларын ачыклау максатыннан Дәүләт алкоголь инспекциясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә район күләмендә рейд уздырылды. Нәтиҗәдә, бер сатучының балигъ булмаган яшүсмергә ике шешә сыра сату факты ачыкланды. Аңа административ хокук бозу хакында протокол төзелде. Алга таба каралу өчен әлеге эш мировой судка тапшырылды, сатучыга әлеге гамәле өчен 30 меңнән башлап 50 мең сумга кадәр штраф яный. Юридик затлар өчен әлеге штраф тагын да югары. Ә инде административ җаваплылыкка тартылган сатучы тагын шул гамәле өчен тотыла икән, аңа инде бу вакытта җинаять эше кузгатыла.
Дифиза НУРИЕВА