Социаль хезмәтләрдән файдаланучы федераль дәрәҗәдәге ташламаларга ия булучылар үз теләкләре нигезендә социаль хезмәтләрне натуралата яки акчалата файдалана алалар. Социаль хезмәтләр җыелмасын тулысынча яки өлешчә генә дә акчага алыштыруга да закон каршы килми.
Агымдагы елның 1 апреленнән социаль хезмәтләр җыелмасы өчен гражданнарга бер айга 930 сум 12 тиен акча күчерелә, шул исәптән:
- кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү өчен – 716 сум 40 тиен; - төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юллама алуга – 110 сум 83 тиен;
- шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару һәм кайту өчен шәһәрара транспортында бушлай йөрү өчен – 102 сум 89 тиен.
Әгәр дә сез социаль хезмәтләр җыелмасын натуралата алу хакында гариза язгансыз һәм аны хәзер дә акчалата алырга телисез икән, үз фикерегезне үзгәрткәнчегә хәтле Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Әгәр дә инде бу юнәлештә фикерегез үзгәрә һәм 1 гыйнвардан социаль хезмәтләр җыелмасыннан кабат файдаланасыгыз килә яки беренче тапкыр мондый хокук билгеләнә икән, 1 октябрьга кадәр Пенсия фондына килеп, бу хакта гариза язарга кирәк
сан
Бүгенге көндә Минзәлә районында якынча 3 мең граждан социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану хокукына ия. Агымдагы елда шуларның якынча 70%ы социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата файдалана.