Беренче 15 мең тонна ашлык суктырылды

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Бүгенге көнгә районыбызда 7000 гектардан 15050 тонна ашлык суктырып алынды. Район комбайнчылары үз бункерларыннан 25 июль көнне үк 10 мең тонна ашлык бушаттылар.

Игеннәрне урып-җыюда “Мензелинские зори” агрофир­масы комбайнчылары яхшы эшлиләр. Бу агрофирмада рай­оныбыздагы бөртеклеләрнең 50 проценты чәчелгән, алар бөртеклеләрнең 11 процентын җыеп алдылар. “Заиковский” ҖЧҖ комбайнчылары 26 июль көнне арыш суктыруны төгәлләделәр. Бу хуҗалык 400 гектар арышның һәр гектарын­нан 26,4 центнер уңыш алды. Район буенча гектар төшеме 21,5 центнер тәшкил итә.

“Мензелинские зори” агро- фирмасының Иркәнәш басу­ларында моннан ике көн элек үк 1640 гектар арыш һәм 1300 гектарда көзге бодай суктырып алу тәмамланды, биредә көзге культуралар тулысынча җыеп алынды. Хәзер агрофирманың комбайнчылары “Калморза” хуҗалыгында игеннәрне сук­тыруга керештеләр.

“Мензелинские зори” агро­фирмасына караган “Калмор­за” хуҗалыгы комбайнчысы Дамир Гардисламов улы Ди­нар белән “Акрос-560” ком­байнында хезмәт куя. Ал­дынгы комбайнчы уракка да беренчеләрдән булып кереш­те. Комбайн бункерыннан да иң беренче ашлыкны ул бу­шатты. Уңган механизатор бу хуҗалыкта икенче сезон гына эшли, алдынгылыкны бирми. Дамир 4 мең центнерга якын ашлык суктырды. Ул “Акрос” комбайннары арасында район­да беренче урында бара.

Дилфас ГАЛИЕВ 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International